Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен кулланышка кертү максатында "Татар-дозор" уены үтте


 "Татар-дозор" уенына старт алдыннан
"Татар-дозор" уенына старт алдыннан

22 апрель Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чараларынң берсе – "Татар-дозор" уены узды. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, чараның максаты – үз шәһәреңне яхшы белү, мавыктыргыч уен аша татар теленә кызыксыну уяту.

"Татар-дозор"да республика күләмендә барлыгы 60 төркем, ягъни 400ләп кеше катнаша. Шуларның 300е – мәктәп укучылары, калганнары – көллият һәм югары уку йорты студентлары. Соңгылары уен биремнәрен үтәү өчен Бауман урамына җыелды.

"Татар-дозор" уен булса да, аның нигезендә икетеллелек темасы ята. Моннан тугыз ел элек, ягъни уен башланган чорда кибетләрдә, сәүдә нокталарында эшләүчеләрне татарча сөйләштерү, татарча хезмәт күрсәтүләрен тикшерү кебек бирем бар иде. Татар телендә язылган элмә юк икән, уен катнашучылары аны урнаштырырга тәкъдим итәргә, татарча аралашуга чакырырга тиеш булды", дип сөйләде Азатлыкка Тәбрис Яруллин.

Уенда катнашучылар 4-5 сәгать эчендә 50ләп бирем үтәргә тиеш иде. Алар Бауман урамын яңгыратып, "Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча яратам! Мин татарча яшим!" дип кычкырды һәм биремнәрне үтәүгә кереште.

Биремнәрне sms аша телефоннарга юллаучылар төркеме унлап кешедән гыйбарәт. Бу – кайчандыр үзләре дә "Татар-дозор" уенында һәм башка чараларда катнашкан активистлар. Биремнәр арасында ниндиләре генә юк. Мәсәлән, татар кешесе белән фотога төшеп интернетка урнаштыру, Сәгыйть Рәмиев яшәгән йортны табып фотога төшерү, Пушкин кунак булган, ә хуҗасы тарихка "Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях" авторы булып кергән йортны табып фотога төшерү.

Уенда катнашучыларга татар телендә хезмәт күрсәтүче кибет ишекләренә ябыштыру өчен "Мин татарча сөйләшәм!" рәсемнәре тапшырылды. Бауман урамы буйлап барганда, мондый рәсемнәргә юлыксагыз, димәк, биредә сезнең белән татарча аралашачаклар.

"Татар-дозор" уены җиңүчеләре 26 апрель көнне игълан ителә.

XS
SM
MD
LG