Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукайның өч фоторәсеме реставрацияләүне көтә


Тукайның реставрацияләнгән кулъязмалары
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

ИЯЛИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров сүзләренчә, Габдулла Тукайның 13 оригинал кулъязмасы реставрацияләнгән, тагын өч фоторәсемен реставрацияләү кирәк.

Габдулла Тукай фонды 60нчы елларда тупланган. Бу фонд Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.

Әлеге үзәк җитәкчесе Илһам Гомәров сүзләренчә, Габдулла Тукай төшкән дистәдән артык оригинал фото бар, аның өчесен реставрацияләү кирәк. Алар арасында Тукайның Әстерханга сәфәрен яктыртканы да бар. Бүген институт галимнәре фотоларны реставрацияләргә алынырдай белгечләр эзли, сөйләшүләр үткәрә. Гомәров сүзләренчә, бу бик катлаулы, озак һәм матди чыгымнар таләп итә торган эш.

Белгечләр фотода чыннан да Тукай сурәтләнгәнен раслады

"Кулъязмалар да елдан артык реставрацияләнде. Фотоларга килгәндә, безнең үзәк Тукайның татар җәмәгатьчелегендә шик тудырган, татар әдәбияты китабында урнаштырылган фотосын тикшертте. Әлеге фотода Тукай түгәрәк йөзле, матур кәләпушле итеп сурәтләнгән. Күпләр мул тормышта яшәмәгән, алтын каләм белән язмаган шагыйрьне бу рәвешле күзалдына китерә алмый. Әлеге фотографияне криминалистика өлкәсендә фотолардан шәхесләрне билгели торган белгечләргә тапшырдык. Алар әлеге фотода чыннан да Тукай сурәтләнгәнен раслады, бу уңайдан шик була алмый", ди Гомәров.

Аның сүзләренчә, криминалистика белгече Тукайның калган фотолары белән чагыштырып, тикшерүләр үткәргәннән соң 95 процент Тукай белән уртаклык таба.

Тукайның тууына 130 ел тулуга кадәр шагыйрьнең оригинал кулъязмалары заманында силикат кләе белән ябыштырып куелган халәттә сакланган. Реставратор белгечләр зур кыйммәткә ия булган язмалар бу рәвештә нибары бер-ике дистә ел гына саклана алачак дип әйткән. Бүгенгә Тукайның 13 оригинал кулъязмасы реставрацияләнгән. Тукайның әлеге кулъязмаларының кайберләре Азатлык фотогалереясендә.

Илһам әфәнде ул кулъязмаларны Азатлыкка да күрсәтте. Алар ике тартмада саклана. Беренчесендә 6 шигырь. Алар арасында "Китап", "Мокатдимә", "Толстой сүзе". Икенче тартмада Габдулла Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә, апасына, үләр алдыннан шифаханәдән "Аң" журналын чыгаручы Хәсәниләргә һәм башка хатлары саклана.

Реставрация - кәгазь өчен стресс

Гомәров сүзләренчә, реставрация барышында язмаларда тарихны чагылдыра торган билгеләр сакланып калган. "Мөһер, каләм белән өстәлгән язулар калдырылырга тиеш. Ертык урыннар бар икән, алар да шул чорның кәгазенә тәңгәл килгән кәгазь белән тулыландырыла. Реставрация соңгы чиктә, язмаларны саклап калу мөмкинлеге булмаган очракта гына эшләнә, чөнки бу күренеш кәгазь өчен стресс булып тора", ди галим.

Илһам әфәнде фикеренчә, бер яктан, Тукайның мирасы тиешле дәрәҗәдә сакланырга тиеш, икенче яктан, иң элек без Тукайны укырга, аның яшәеш даирәсен өйрәнергә тиеш, әнә шул вакытта гына Тукай һәркемгә үзенчә ачыла.

"Тукай ул феноменаль күренеш. Бу теләсә нинди халыкта, теләсә кайсы вакытта барлыкка килә ала торган күренеш түгел. Моның өчен шартлар булдырылырга, халыкның үзаңы формалашу билгеле бер чорга барып җиткән булырга тиеш", ди Гомәров.

XS
SM
MD
LG