Accessibility links

Кайнар хәбәр

Макрон һәм Ле Пен Франциядә президент сайлауда икенче турга үтә


Эммануэль Макрон һәм Марин Ле Пен
Эммануэль Макрон һәм Марин Ле Пен

Франциядә президент сайлауда икенче турга Эммануэль Макрон һәм Марин Ле Пен чыга. Икенче тур 7 майга билгеләнгән.

23 апрель көнне Франциядә президент сайлаулары узды. Нәтиҗәләргә күрә, беренче турда җиңүче билгеләнмәде, көндәшлек иң күп процент җыйган 2 намзәт арасында дәвам итә. Франция эчке эшләр министрлыгы белдергән рәсми саннарга күрә, икенче турга илнең элекке икътисад министры Эммануэль Макрон ( 23,75%) һәм үтә уңчы Мари Ле Пен (якынча 21,53%) узды.

Республикан фиркасе вәкиле Франсуа Фийон 20 процентка якын тавыш җыйды, аннан соң якынча шундый ук күрсәткеч белән Жан-Люк Меланшон килә. Хәзерге президент Франсуа Олландның Социалистлар фиркасе вәкиле Бенуа Амон нибары 6,5 процент җыя алган.

Фийон сайлауда үзенең җиңелүен таныды һәм икенче турда Макрон өчен тавыш бирергә чакырды. "Минемчә, безгә үтә уңчыларга каршы чыгарга кирәк, шуңа күрә мин Эммануэль Макрон өчен тавыш бирәчәкмен", диде ул. Бенуа Амон да җиңелүен таныды һәм Ле Пенның "Милли фронт"ын җиңәр өчен Макронга тавыш бирергә чакырды.

Франция президенты Франсуа Олланд Макронга шалтыратып, аны беренче турда җиңүе белән тәбрикләде. Эммануэль Макрон бердәм Европа тарафдары булып тора һәм артык радикаль адымнарга каршы чыга. Мари Ле Пен исә үтә уңчы "Милли фронт"ның җитәкчесе, ул миграциянең кичекмәстән чикләргә чакыра, илнең Европа Берлегендә торуына шикле карый.

Bloomberg мәгълүматларын күрә, сайлауга илнең 77%-ы килде. Франциядә 47 миллион кеше сайлау хокукына ия.

XS
SM
MD
LG