Accessibility links

Дагыстан мәктәбендә шартлау нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган


Дагыстанның Цумада районы Агвали авылы мәктәтәбендәге компьютер сыйныфында граната шартлау нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган.

Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәренчә, 11 кеше яраланган. Аларның өчесе авыр хәлдә реанимациядә ята, диелә.

РИА Новости язуынча, сыйныфта граната шартлаган. "Сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә граната алып килгән. Нәтиҗәдә компьютер сыйныфында шартлу булган", дип сөйләгән Агвали авылы урта мәктәбе мөдире Шамил Абакаров агентлыкка.

Граната алып килгән малай тоткарланган. Тикшерүчеләр саксызлык аркасында кеше үтерү һәм канунсыз шартлаткыч корылма йөртү нигезендә җинаять эше ачкан.

Дождь телеканалына авылның Магомед исемле бер кешесе сөйләвенчә, гранатаны урамда балалар тапкан һәм аның белән уйный башлаган. Шартлаткыч төтенли башлагач, бер бала аны ташлаган. Граната компьютер сыйныфына эләгеп шартлаган.

XS
SM
MD
LG