Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы тапкыр 1967 елда куелган "Түләк" операсының яңа куелышы сәхнәгә чыга


28 апрельдә Казан консерваториясе Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсы премьерасын тәкъдим итәчәк. Ул Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы сәхнәсендә булачак.

Премьерада Казан консерваториясен тәмамлаган, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, шулай ук студентлар, опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илдар Рәхимов, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнашачак.

Оркестр ике иҗат төркемен – Казан консерваториясенең Tatarica халык уен кораллары оркестрын һәм симфоник оркестрны берләштерәчәк. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Спектакльдә шулай ук Казан музыка көллияте хоры һәм "Сәйдәш" бию театры катнашачак. Режиссер-куючы – ГИТИСны тәмамлаган Евгений Артамонов.

Консерватория укытучысы, "Калеб" проекты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова Азатлыкка сөйләгәнчә, Нәкый Исәнбәт либреттосына Нәҗип Җиһанов иҗат иткән "Түләк" опера һәм балет театрында ике тапкыр сәхнәләштерелгән. Тәүге мәртәбә әсәрнең премьерасы 1945 елның июнь ахырында уза. 60нчы елларда, инде дөньялар бераз үзгәрә башлагач, Нәҗип Җиһанов кабат бу операга кайтып, аны яңадан эшли. Икенче редакциядә операның исемен "Түләк һәм Су-сылу" дип куя. 1967 елда сәхнәләштерелгән опера хәзер нәкъ шул исемдә, яңа вариантта куела.

80нче елларда театр әлеге операны яңа буын җырчылар – Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичевлар белән сәхнәләштерү турында уйлый, хәтта җырчылар арияләрне өйрәнә башлый, ләкин ни сәбәпледер эш тукталып кала.

XS
SM
MD
LG