Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама президентлыктан киткәннән соң беренче тапкыр җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясады


Барак Обама
Барак Обама

АКШның элекке президенты Барак Обама дәүләт башлыгы вазифасыннан киткәннән соң беренче тапкыр җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясады. Ул мәгариф проблемнары турында Чикаго университеты студентлары белән фикер алышуда катнашты.

Обама шулай ук үзенең киләчккә планнары белән дә уртаклашты. АКШ президенты вазифасынан киткәннән соң Обама яшьләр белән эшләү планнары барлыгы турында белдерде, дип яза Associated Press.

24 апрельдә Чикаго университетында узган очрашуда экс-президент лидер булу, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту турында киңәшләр биргән.

Мәгълүмат агентлыгы язуынча, Обама үз чыгышында бер генә тапкыр да АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп исемен атамаган һәм икътисади, сәяси мәсьәләләргә кагылмаган.

Элекке дәүләт башлыгы яшьләрне сәяси эшчәнлеккә эзерли башлау планнары турында сөйләгән. "Бүген мин башкара алырдай иң мөһим эш - дөньяны үзгәртүне башлар өчен эстафета кабул итә алырлык яңа буын лидерлары әзерләү", дигән Обама.

The Washington Post газеты хәбәренчә, Обама моңа кадәр Тын океандагы Тетиароа утравында яшәгән. Ул анда Ак Йорттагы тормышы һәм эшчәнлеге турында мемуарлар язарга җыенган.

XS
SM
MD
LG