Accessibility links

Нурбәк Батулла: "Татарга европача авангард бию театрлары кирәк"


Казан бию мәктәбе укучылары чыгыш ясый
Казан бию мәктәбе укучылары чыгыш ясый

Казан бию мәктәбе укытучысы Нурбәк Батулла фикеренчә, Җәлил театрында милли әсәрләр аз куела дип офтанырга, татарга рус балет сәнгате белән ярышырга ярамый, ә Европадан өйрәнеп, үз бию юнәлешләрен булдырып, авангард театрлар ачып җибәрү кирәк.

Казан бию мәктәбендә (хореография училищесы) чыгарылыш, укучылар дәүләт имтиханнары тапшыргач, кайсы театр безне үзенә алыр икән дип борчыла. Җәлил театрында исә Бразилиядә бию мәктәбен тәмамлаган Каролина Заборне һәм Вагнер Карвалье, майда килешү имзалап, балет труппасына кушылырга җыена. Биючеләрне фәлән меңнәрчә чакрым ераклыктан, океан аръягыннан китергәнче, Казанда укыганнар гына ярамыймыни дигән сорау да туарга мөмкин.

Татьяна Шахнина
Татьяна Шахнина

"Беләсезме, бу бит әйбәт. Аларны труппа үз итте, үзләре дә ияләнде. Алар безнең театрның бию төркеменә яңа бизәк өстәде", ди Казан бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Шахнина.

Быел Казан бию мәктәбенең классик биюләр бүлеген 12 һәм халык биюләре бүлеген 7 кеше бетерә. Аларның барсы да татарстаннар. Укучылар дәүләт имтиханын тапшырганда Владивосток, Дондагы Ростов, Әстерхан театрлары вәкилләре дә Казанга килә һәм үзләренә биючеләр сайлаячаклар. Шахнина сүзләренчә, быел мәктәпне тәмамлаган бер кызның Әстерханга китәчәге тәгаенләнгән инде. Әлеге калада Казан бию мәктәбен бетергән 12 биюче эшли.

"Мин Казан мәктәбен бетергәннәр Җәлилдә генә биергә тиеш дигән фикерне хупламыйм. Лаеклар бии анда. Мин алар сәхнә артына сөялеп тормыйлар микән дип тә күзәтәм. Талантлары һәм теләкләре булганнар күп балетларда бии", ди Шахнина.

Владимир Яковлев
Владимир Яковлев

Бүген Җәлил театрының балет труппасында барлыгы 80 биюче эшли, кырыклабы Казан мәктәбен бетерүчеләр. Азатлыкка Җәлил театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев: "Труппабыз тулган инде, шулай да Казан мәктәбен тәмамлаучылар янына барачакмын, карап карармын, иң күп дигәндә икене алырбыз бәлки", дип белдерде.

Бүген Җәлилдә Бразилиядән дүртәү, Япониядән икәү, Британиядән берәү бии. Алматы, Мински һәм Русиянең башка бию мәктәпләрен бетерүчеләр дә труппада. Яковлев фикеренчә, талантлары булганнарга Җәлил сәхнәсенә киртәләр юк.

"Бразилиядән Казанда биюче Аманда Гомес узган җәй Варна шәһәрендә узган халыкара бәйгедә алтын медаль яулап кайтты. Хәзер ул безнең төп рольләрне башкаручы биючеләребезнең берсе. Кристина Андрееваның алсак, ул безнең прима-балерина, Красноярскида бию мәктәбе тәмамлаган. Ул күпләгән халыкара бәйгеләр лауреаты. Минскидан Олег Ивенко шулай ук халыкара бәйгеләрдә җиңү яулады", дип санап китте Яковлев читтән килгәннәрне.

Бразилиядән Каролина Заборне һәм Вагнер Карвальеның талантлы булуларын видеодан күреп Җәлил театрына эшләргә чакырган ул. "Бразилиядә Большой театрның мәктәбе бар, анда шулай ук Русиядән укытучылар эшли", ди Яковлев.

Нурбәк Батулла үзе иҗат иткән "ДНК күчеше" биюен башкара
Нурбәк Батулла үзе иҗат иткән "ДНК күчеше" биюен башкара

Казан хореография училищесының халык биюләре бүлегендә актерлык осталыгы укытучысы Нурбәк Батулла да Бразилия артистларының Казанда биюен яхшы күренеш дип бәяли.

"Труппаның интернациональ булуы узган гасырның 60-70нче елларында ук француз биючесе Морис Бежардан башлана. Ул төрле илләргә барып, аннан биючеләр ияртеп кайта торган булган. Минем хезмәттәшләрем арасында башка милләт кешеләре, башка мәдәният вәкилләре булса, безнең сәнгатьне баета гына. Чит ил кешеләре өстенлектә дип үпкәләргә мөмкин, шул ук вакытта, бәлки алар чыннан да остарак биидер", ди Батулла.

Нурбәк фикеренчә, әгәр биюче чыннан да талантлы булса, Казан сәхнәсендә дә киртә куелмаган. Шул ук вакытта читтән килүчеләр татар балетларын, мисал өчен, "Шүрәле"не милли рухта башкара алырмы дигән сорау да туа.

"Шүрәле" Җәлил сәхнәсендә "для галочки" гына бара

"Беренчедән, татар рухлы шул "Шүрәле" балеты гына калды бит инде. Икенче яктан, шәһәрдә үскән татар егетләре, без дә татар рухын дөрес чагылдырабыз микән дигән сорау туа. Үзем балетта эшли башлаганчы, түбәтәйне артчүмечкә генә киеп, биючеләрнең алда озын чәчләре күренеп торуы гайрәтемне чигерә иде. Аннары үзем бии башлагач аңладым. Бүген "Аккош күле"н, иртәгә "Шүрәле"не биисе һәм син татар әсәре өчен генә чәчеңне алдыра да алмыйсың. Минем яшьтәшләр бу чәчне сизми дә инде, ә минем өчен сәер, чөнки татар кыска чәчле булырга тиеш.

Миллилекне эзләү бик бәхәсле нәрсә. Бразилиядән килгән кешегә татар рухына кереп китү, бәлки, икеләтә авырдыр. Үзебезнең биючеләргә дә шулай ук. Хәзер ничектер белмим, мин эшләгәндә "Шүрәле" Җәлил сәхнәсендә "для галочки" гына бара иде", ди Батулла.

Казан бию мәктәбе укучылары чыгыш ясый
Казан бию мәктәбе укучылары чыгыш ясый

Нурбәк фикеренчә, рус балет сәнгате белән ярышырга, Җәлил театрына гына таянырга ярамый, татар бию сәнгатенә дөньяга чыгу өчен Европаның бию сәнгатендәге юнәлешләрен өйрәнеп, үз йөзен ача торган авангард театрлар булдырырга кирәк. "Израильдә ин алдынгы модерн, анда 4-5ләп супер театр бар һәм һәрберсенең үз стиле, үз йөзе, үз фәлсәфәсе. Классик балетны милли итүгә караганда үз юнәлешеңне эзләү кыйммәтрәк", ди Батулла.

Балет сәхнәсендә дөнья тоткан татар исемнәре дә булды: Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов. Алар татарның горурлыгы иде. 13-30 майда Казанда Нуриев исемендәге XXX халыкара фестиваль үтә. Тугыз әсәр арасында композитор Резеда Әхиярованың "Алтын Урда" балеты да бар.

"Дөнья сәхнәсенә чыгу өчен бик талантлы булу кирәк. Сәләт тә, техник яктан да камил булу, тырышлык та, акыл да – барсы да бергә кирәк. Казан бию мәктәбендә интернат ачылды, бәлки вазгыять үзгәрер. Анда Саба һәм башка районнардан оста биюче татар малайлары бар. Әле алар кечкенә, 11-12 яшьлек кенә. Дөнья сәхнәсенә чыгардайлар, бәлки әнә шул киләсе дулкында булыр. Күңел әнә шундый дулкын көтә", ди Батулла.

Казан бию мәктәбе укучылары
Казан бию мәктәбе укучылары

Бию яраткан балалар, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Казан бию мәктәбенә килеп укый ала. Менә ике ел инде училищеның үзенең интернаты эшләп килә. Интернатта Татарстаннан кала Мәскәү, Петербур, Волгоград, Әстерхан, Екатеринбур һәм Себердән дә торып укучылар бар. Барлыгы 45 кеше торып укый. Бу бина Татарстан акчасына төзелде һәм бию мәктәбен дә республика тота.

"Үзебезнекеләрне укыту – минем төп максатым. Интернатны төзү шулкадәр авыр барды. Татарстаннар арасыннан Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов кебек балет йолдызлары үсеп чыгуын бик телим мин", ди Шахнина.

XS
SM
MD
LG