Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета": МН17 очкычы казасында гаепле булырга мөмкин кешенең тавышы танылды


"Бук" ракета корылмасы
"Бук" ракета корылмасы

"Новая газета" журналистлары Хмурый кушаматлы, хәрби хезмәттән киткән Русия офицерының хезмәттәше белән сөйләшә алган. Bellingcat халыкара бәйсез тикшерү төркеме нәкъ менә Хмурый  "Боинг" МН17  очкычын бәреп төшергән "Бук" ракет комплексын Донецки өлкәсенә илтеп җиткерү өчен җаваплы булган дип фаразлаган иде.

Сергей Тиунов, радиоэлемтә сөйләшүендә хезмәттәше Сергей Дубинскийның тавышы яңгыраганга охшый дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, журналистлар белән ул дустын якларга теләгән өчен генә сөйләшергә булган. Тиунов фикеренчә, Хмурый бары тик боерык үтәгән, һәм ул әлеге боерыкны кем биргәнлеген һәм булган вакыйга өчен кем җавап тотарга тиешлеген атый ала.

Газет билгеләвенчә, Тиунов Запорожье самооборонасы лидеры һәм Әфганстан сугышы ветераны.

Bellingcat хисабының беренче өлеше басылып чыкканнан соң Украинаның көнчыгышына "Бук" Русия корылмасын алып барып җиткергән дип фаразланган кеше ВВСга биргән әңгәмәсендә Малайзия "Боинг" һәлакәтенә үзенең катнашы булмавын әйткән иде.

"Боинг" МН17 Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

Bellingcat тикшерү төркеме Малайзиянең Боинг МH17 лайнерын бәреп төшергән дип саналган "Бук" ракета корылмасын Украинаның көнчыгышына илткән кеше хәрби хезмәттән киткән Хмурый кушаматлы Русия офицеры дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG