Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Орда" хәрәкәте тарафдарын штрафка тарталар


Башкортстанда альтернатив медицина кулланучы "Орда" исемле дини оешма тарафдары Акжан Сыгызовага 30 мең сум күләмендә штраф салганнар.

Уфа шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Ата-Жолы" хәрәкәтенә охшаган "Орда" исемле дини оешма вәкиле Акжан Сыгызовага хөкем карары чыгарды. Тикшерү комитетының Башкортстан бүлеге мәгълүматларына караганда, Сыгызова альтернатив медицина алымнары кулланган: сәламәтлеккә зыян сала торган агулы исерткеч үләннәр эчертеп кешене транс хәленә керткән һәм камчы белән тәннәренә суккан.

Мәхкәмә Акжан Сыгызованы кешегә карата көч кулланучы һәм аның сәламәтлегенә зыян китерүче дини оешма төзүдә (Җинаять кодексының 239 маддәсе) гаепле дип таныган һәм 30 мең сум күләмендә штраф җәзасы билгеләгән.

"Орда" эшчәнлеге прокуратура дәгъвасы белән туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG