Accessibility links

"Гүлән эше" кысаларында Төркиядә 800дән артык кеше тоткарланды


Төркиядә түнтәрелеш омтылышы (15 июль, 2016 ел)
Төркиядә түнтәрелеш омтылышы (15 июль, 2016 ел)

26 апрельгә каршы төндә Төркиядә 800дән артык кеше тоткарланган. Аларның күпчелеге полиция хезмәткәрләре.

Фәтхулла Гүлән җитәкчелек иткән FETÖ хәрәкәте эшчәнлеген тикшерү кысаларында 26 апрельгә каршы төндә Төркиядә полиция рейдлары оештырылды.

Чарада 8,5 мең полиция хезмәткәре катнашкан. Шикләнелүчеләрнең йортларында, эш урыннарында тентүләр оештырылган.

Төркиядә былтыр 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.​

Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды. Узган елның октябрендә башында 12801 полиция хезмәткәре эштән алынды. Бик күпләре тоткарланды.

Шулай ук фетнәдә катнашуда шикләнелгән 105 хәрби имам тоткарланган иде. Моннан тыш, университет укытучылары да тоткарланды.

22 февральдә Истанбул прокуратурасы 2016 елның 15 июлендә дәүләт түнтәрелеше омтылышын тикшерү эшләре тәмамланды дип белдерелде.

Истанбул мәхкәмәсенә террор гамәлләре кылуда шикләнелгән 24 кешегә карата гаепләү карары җибәрелгән. Алар арасында FETÖ җитәкчесе Гүлән, алты генерал, 17 офицер бар, диелә.

XS
SM
MD
LG