Accessibility links

Атомга каршы җәмгыять пикет уздыруга рөхсәт бирмәгән өчен Казан хакимиятен мәхкәмәгә биргән


Чернобыль атом электр станциясе казасы нәтиҗәләрен төзәтүдә катнашучылар исемнәре язылган такта
Чернобыль атом электр станциясе казасы нәтиҗәләрен төзәтүдә катнашучылар исемнәре язылган такта

Татарстанның Атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов Чернобыль казасының 31 еллыгына багышланган пикет оештыруга рөхсәт бирмәү өчен "гаеплеләрне хөкем итүне" сорап Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Гарәпов сүзләренчә, ул 26 апрельдә Чернобыль казасына багышланган пикет оештырырга теләгән. Idel.Реалии язуынча, ул Казан башкарма комитетына Камал театры, Баумандагы сәгать, Шаляпин һәйкәле, "Кольцо" сәүдә үзәге яннарын һәм Тукай бакчасындагы мәйданнарның берсен сораган.

Казан хакимияте әлеге мәйданнарда башка чаралар уздырыла дип, пикетны Тинчурин бакчасына яки Петров паркында уздыруны тәкъдим иткән. Гарәпов сүзләренчә, бу хакта аңа телефоннан 21 апрель сәгать кичке җиденче яртыда әйткәннәр. Икенче көнне шимбә башкарма комитет эшләмәгән.

Дүшәмбе оештыручылар Петров паркына ризалашырга булган, ләкин Гарәпов сөйләвенчә, башкарма комитетта вакыт чыкты, пикетны оештырып булмаячак дип белдергәннәр. Шулай итеп пикет булмый калган.

Мәхкәмәгә гаризасында Гарәпов пикет оештырыр өчен махсус киртәләр куйдылар, шул рәвешле конституцион хокуклар бозылды, дип яза.

Моннан тыш, шундый ук гариза белән Гарәпов Татарстан прокуратурасына да мөрәҗәгать иткән.

Бүген Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектлары кисешкән урындагы бакчада Чернобыль атом электр станциясе казасында һәм аның нәтиҗәләрен төзәтүдә һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрне митинг белән искә алдылар.

XS
SM
MD
LG