Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ-инфекцияле русияләргә балаларны асрамага алу рөхсәт ителәчәк


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев ВИЧ таралуга каршы көрәш планын имзалады. Документта ВИЧ инфекциялеләргә асрамага бала алу рөхсәт ителүе турында язылган. Моннан тыш, вирусны ачыклау өчен медицина тикшеренүе үтүдән баш тартырга чакыручыларга карата "җаваплылык чаралары" кертү хакында да язылган.

Медведев документны 20 апрельдә имзалаган, ләкин Русия хөкүмәте сайтында ул әлегә кадәр дөнья күрмәгән, дип яза Коммерсант. Газетның хөкүмәттәге чыганагы белдерүенчә, ул 2 майда дөнья күрәчәк.

"Документта ВИЧ инфекцияле кешеләргә асрамага бала алу рөхсәт ителүе турында язылган. Әгәр кеше терапия уза икән, бу мөмкин. Аннары, ВИЧ-инфекцияле балалар да бар. Нишләп әле аларны асрамага алмаска", ди газет чыганагы.

Кануннарга тиешле үзгәрешләр 2018 елның икенче чирегеннән дә калмый кертелергә тиеш, диелә планда.

Моннан тыш, вирусны ачыклау һәм дәвалау өчен медицина тикшеренүе үтүдән баш тартуга чакыру өчен җаваплылык чаралары да әзерләнәчәк.

Медведев имзалаган документта ВИЧ инфекцияле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм авыруның төрмәләрдә таралуына каршы көрәш турында да әйтелә.

Русиядә рәсми теркәлгән 1 миллионлап ВИЧ йөртүче бар. Көненә уртача 100ләп кеше үзендә бу вирус булуы турында белә. Татарстанда андыйларның гомуми саны 20 мең кеше. Бу – рәсми теркәлгән авырулар саны. Белгечләр чынлыкта авырулар күбрәк булырга мөмкин дип әйтә.

XS
SM
MD
LG