Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Бердәм Русия" әгъзаларына халыкка карата хакимият басымы кулланмаска кушылган


Бердәм Русия фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Контстантин Толкачев
Бердәм Русия фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Контстантин Толкачев

Башкортстанда "Бердәм Русия" фиркасе укуларында катнашучыларга Русия президентын сайлау кампаниясе алдыннан кайбер киңәшләр бирделәр.

Укуларда катнашучыларга "урыннарда дошманнар булдырмаска" һәм халыкка карата административ басымнар кулланмаска киңәш иткәннәр. Хакимият вәкилләренә, "уңайсыз сорау" бирелгән очракта да, түзеп торырга киңәш ителгән. Әгәр мондый хәл (басым ясау - ред) инде булган икән, "гафу үтенергә кирәк", дип яза Коммерсантъ-Уфа.

Зур федераль сайлау алдыннан төбәктә фирка сафларын 10 мең кешегә арттыру бурычы тора, дигән Бердәм Русиянең Башкортстандагы рәисе һәм Башкортстан Корылтае спикеры Константин Толкачев.

Толкачев фирканең яңа әгъзаларын "һәр районда, шәһәрдә, авылда" эзләргә чакыра. Шул исәптән ул моны "якыннар һәм туганнарның аңына һәм кәефенә йогынты ясап" башкаруны сорый.

Фирканең рейтингы югары булсын өчен, интернетка, бигрәк тә блогосферага керергә кирәк дип белдерелгән укуларда. "Блогосфера хакимияткә карата агрессив мөнәсәбәттә тора һәм фаразларына дәлилле җавап ала алмый" ди бу укуларны оештыручылар.

Яңа тәкъдимнәрне "Бердәм Русия" әгъзаларына "берсүзсез үтәргә" һәм "фикер йөртеп тормаска" куштылар дип хәбәр итә басма.

Русиядә президент сайлавы 2018 елның мартында узачак.

XS
SM
MD
LG