Accessibility links

Татарстан эчке эшләр министрлыгы "Гарык" чарасында катнашмауны сорый


Полиция 26 мартта Мәскәүдә узган рөхсәтсез каршылык чарасында
Полиция 26 мартта Мәскәүдә узган рөхсәтсез каршылык чарасында

28 апрельдә Татарстан эчке эшләр министрлыгы үз сайтында халыкның шимбә Казан үзәгендә узачак рөхсәтсез митингта катнашмавын сорап белдерү чыгарды.

"Ачык Русия" вәкилләре "Гарык" исемле протест җыенын килештерү өчен Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән иде. Алар Бауман урамыннан китеп, Меңъеллык мәйданында митинг уздырырга теләде. Ләкин Татарстан башкаласы җитәкчелеге мондый чараны рөхсәт итми.

"Республика полициясе һәм Казан җитәкчелеге рәсми рәвештә кисәтә: чара уздыруга рөхсәт юк, ул канунсыз оештырыла. Әлеге шартларда провокацияләр куркынычы булырга, ә бу үз чиратында сезнең шәхси иминлегегезгә куркыныч тудырырга мөмкин", диелә белдерүдә.

Ләкин чараны оештыручылар халыкны митингка чакырып шәһәр буйлап белдерүләр ябыштыра, социаль четәрләрдә мәгълүмат тарата.

Элегрәк мондый кисәтү белән Татарстан прокуратурасы да чыккан иде. Кичә "Ачык Русиянең" Татарстандагы вәкилләре Илья Новиков һәм Эмиль Гәрәев чарада катнашырга өндәүләре өчен биш көнгә сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG