Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов өч елга ирегеннән мәхрүм ителде


Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовны өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Элегрәк прокуратура Вәлитовны 3,5 елга гомум шартлы колониягә хөкем итүне сораган иде.

Мәскәүнең Отрадноедагы “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовны өч ел колониягә хөкем ителде. Ул террорчылыкны аклауда гаепләнә.

“Әлеге эш “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкиле булган Абдул Гаппаев белән бәйле. Ул Вәлитов имам булган мәчеткә йөргән. Мәчеткә бит инде төрле кеше килә ала. Имам аларның барысы өчен дә җавап бирми. Әлеге хәл 2013 елда була.

Җинаять эше карарында язылганча, имеш Вәлитов җәмәгать алдында вәгазь вакытында үтерелгән Гаппаевны яклаган булганмы шунда. Әмма бу хәлгә инде өч ел узган”, дип сөйләгән иде Азатлыкка аның адвокаты Дагир Хасавов.

Хасавов Фейсбук битендә язуынча, ул бу эш нигезендә дөньяның ислам оешмаларына мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Шәех Мәхмүт Вәлитовны хөкем итү бернинди канунга сыймый", ди ул.

XS
SM
MD
LG