Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор башлыгы Telegramны ябу турында кисәтте


Александр Жаров
Александр Жаров

Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) җитәкчесе Александр Жаров Telegram сервисы идарәсенә һәм мессенджерны ясаучы Павел Дуровка ачык хат юллады. Жаров мессенджер такымын Русия кануннарын үтәргә һәм мәгълүмат таратучы хезмәт буларак теркәлергә өнди.

"Мәгълүмат таратучы буларак теркәлүдән баш тарткан очракта, Telegram Русиядә ябылырга тиеш булачак", дип яза Жаров.

Роскомнадзор Telegramның барлык адресларына көн саен сораулар җибәрә, ләкин әлегә бер генә җавап та булмады, дип белдерә түрә. "Сайлау сезнең кулда", дип тәмамлый хатын Александр Жаров.

Русиядә рәсми теркәлгән очракта Telegram идарәсе кулланучыларның язышуларын сакларга һәм язуларның шифрларын чишү кодларын хакимиятләргә бирергә мәҗбүр булачак. Дуров моңа беркайчан да риза булмаячагын белдереп килде..

Русиядә тиешле рәвештә теркәлмәгән өчен Роскомнадзор BlackBerry, Line мессенджерларын тыелган сайтлар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG