Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гоголь үзәге" режиссеры Кирилл Серебренников тоткарланды


Кирилл Серебренников
Кирилл Серебренников

22 августта тоткарланган режиссер Кирилл Серебренников 68 миллион сум бюджет акчасын урлауда шикләнелә. Бу акчалар 2011-2014 елларда "Платформа" проектына бүленеп бирелгән диелә.

Русия тикшерү комитеты режиссер Кирилл Серебренниковны тоткарлады. Режиссер 68 миллион сум бюджет акчасын урлауда шикләнелә. Якын арада аңа гаепләү белдерәләчәк, дип көтелә. Әлегә мәхкәмәгә кулга алу турында мөрәҗәгать килмәгән.

Тәртип саклау органнары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" урлауны оештырган. Җинать эше 159нчы маддәнең 4нче өлеше нигезендә ачылган, ул 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Август башында "Җиденче студия"нең элекке хисапчысы Нина Масляева Серебренниковка каршы мәгълүматлар биргән. Аның сүзләренчә, Серебренников продюсер Малобродский белән бергә 2014 елда бюджет акчаларын үзләштерүдә катнашкан.

XS
SM
MD
LG