Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары телне яклап Путинга ачык хат юллады


Татарстанның татар ата-аналары Владимир Путинга Русия Конституциясенең төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирүен искә төшерә.

"Сезнең туган телләр турындагы белдерүдән һәм прокуратурага төбәкләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуны тикшерергә кушуыгыздан соң, Татарстанда татар телен укытуга каршы активистлар барлыкка килде", диелә хатта. Ата-аналар белдерүенчә, вазгыять көннән-көн катлаулана һәм шуңа күрә алар Путинга, башка инстанцияләргә хат язып, татар теле язмышын хәл итү мәсьәләсен үз кулларына алырга мәҗбүр булган.

Хат авторлары президентка, Конституциянең республикаларга үз дәүләт телләрен булдыру хокукы һәм Русиянең үз халыкларына туган телләрне саклауны, аны өйрәнү һәм үстерүгә шартлар тудыруны гарантияләргә тиешлеген искә төшерә.

Русия Конституциясе һәм Конституция мәхкәмәсе карары яңабаштан каралачак дигән сүзме?

Шулай ук Русия Конституция мәхкәмәсенең дә әлеге мәсьәләне 13 ел элек үк тикшергәнлеге һәм Татарстанда татар һәм урыс телләренең тигез укытылуы Конституциягә каршы килми дип чыгарган карары турында да языла.

"Владимир Владимирович, аңлатыгызчы, сезнең бу йөкләмә Русия Конституциясе һәм Конституция мәхкәмәсе карары яңабаштан каралачак дигән сүзме?" дип сорый ата-аналар.

Мөрәҗәгать авторлары республикада еллар буе төзелгән милләтара татулык балансы җимерелә башлады, дип борчу белдерә. Хатта саналып узганча, интернетта провокаторлар татар теленең артта калуы һәм кыргый булуы турында яза, Татарстан хөкүмәтен бәреп төшерүгә чакырулар тарала, мәктәпләрдә татар теле укытучыларына һәм ата-аналарга басым башлана, тел белүче балалар психологик проблемнар кичерә.

Бар халыклар да бертигез хокуклы һәм бертигез кадерле дигән сүзләр ишетәсебез килә

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, бер телне мәҗбүри итеп, икенчесен факультатив итеп калдырган очракта милләтара низаг туачак. Ата-аналар Владимир Путиннан татар телле балаларның, укытучыларның һәм ата-аналарның иминлеген яклауны сорый. "Безнең сездән Русия халыклары телләре урыс теленнән начаррак түгел, ә бар халыклар да бертигез хокуклы һәм бертигез кадерле дигән сүзләр ишетәсебез килә", диелә хатта. Авторлар президенттан прокуратурага социаль челтәрләрдә һәм мәкаләләргә калдырылган комментарийларда радикаль һәм мыскыллы язуларны тикшерергә кушуны сорый.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә татар телен өйрәнүдә туган авырлыкларны хәл итү юллары турында да языла. Татар телен укыту рус теле хисабына булмаска тиешлеген дә таныйлар, ләкин кайберәүләрнең "татар телен уку аркасында урыс телен белми калабыз" дигән сүзләре белән килешмиләр, моны манипуляция дип атыйлар. Ата-аналар Путиннан татар телен дәүләт теле буларак саклауны таләп итә. "Бу –безнең Конституция биргән хокукыбыз... Әлеге хокукны бозу низаглардан тыш, ассимиляциягә, традицион кыйммәтләребезне, буыннарга хөрмәтне, кануннарны югалтуга китерәчәк", диелә хатта.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады. Башкор теле укытучылары, Башкорт Корылтае, Татар яшьләре форумы мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG