Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда йөзгә якын кырымтатар ялгыз пикетка чыкты


Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017
Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017

14 октябрь Кырымның зур юлларына 100гә якын кырымтатар ялгыз пикетларга чыкты. Шулай итеп алар соңгы вакытта тоткарланган кырымтатарларга тәләктәшлек белдерәләр дип хәбәр итте "Крымская солидарность" төркеме.

“Кырымтатарлар террорчылар түгел, безнең балаларга тимәгез”, “Сәяси тоткыннарга азатлык”, “Куәт төркемнәренең башбаштаклыгын туктатыгыз”, “Кырымтатарлар халкын эзәрлекләүне туктатыгыз”, “Кырым мөселманнары, сезнең күршеләр террорчы түгел”, “1944 – сатлыклар, 2017 – террорчылар”, “Балаларга әтиләрен кайтарыгыз, алар террорчы түгел”, “Кырымтатар халкын террорлауны туктатыгыз” кебек шигарләр белән чыккан кырымтатарларны тоткарлыйлар.

“Көн ахырына тоткарланган 34 кешене җибердәләр, пикетларга Джанкой, Кефе (Феодосия), Алушта, Иске Кырым, Акмәчет, Бакчасарай, Ленин районнары һәм башка урыннарда 100гә якын кырымтатар чыкты, тоткарланганнар полициянең аларны канун бозып тоткарлаганы хакында гаризалар яза башладылар”, дип хәбәр итте “Кырымская солидарность” үзенең Фейсбуктагы сәхифәсендә.

Кайбер хәбәрләргә күрә, пикетчыларны сивиль киемдә гади машиналарда килеп алып китү очраклары да булган.

Тоткарланганнарның кайберләренә 10-20 мең сум штрафлар да салынган. Хәзергәчә 15 кеше штрафланган.

Адвокат Эмиль Курбединов Русия кануннарына күрә ялгыз пикетлар рөхсәт ителгән, ләкин моңа карамастан, кырымтатарларны янә тоткарлыйлар диде.

Эмиль Курбединов
Эмиль Курбединов

"Кырым кеше хокуклары контакт төркеме” координаторы Абдурешит Джеппаров куәт төркемнәре, ФСБ, полиция тарафыннан кырымтатарларга булган золымга халык шулай итеп җавап бирә, без тоткарланганнарга ярдәм итүне күздә тотбыз" диде Азатлыкка.

Кырымда кырымтатарлар үткәргән ялгыз пикетларны Канадада да яклап чыктылар. Андагы кырымтатар берләшмәсе әгъзалары "Кырымтатарлар террорчы түгел. Русия Кырымнан олак!” дигән шигарләр тотып урамга чыкты. Бу хакта Канада кырымтатар ассоциациясе рәисе, бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты әгъзәсы Рустем Ирсай фейсбукта хәбәр итте.

11 октябрь Бакчасарайда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр узды, алты кырымтатар тоткарланды, аларга теләктәшлек белдереп килгән тагын 8 кырымтатарны Русиянең куәт хезмәтләре тоткарлап алып китте.

"Крымская солидарность" оешмасының сигез әгъзасына 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салынган иде.

2014 елдан башлап кырымтатарларны терроризм, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үттерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар Кырымда җәелеп китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG