Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны басып алган Русия Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны Төркиягә тапшырды


Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозга теләктәшлек белдерү чарасы
Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозга теләктәшлек белдерү чарасы

Кырымтатар Милли Мәҗлесенең Русия тарафыннан хөкем ителгән рәис урынбасарлары Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз аннексияләнгән Кырымнан Төркиягә тапшырылган диа хәбәр ителә.

Чәршәмбе Умеров белән Чийгоз Кырымнан Төркиягә җибәрелде. Әлеге вакытта алар Әнкарада, дип хәбәр ителә. Сөйләшүләр алып баруда катнашучылар мәгълүматына караганда, бу - "Төркия һәм Украина катнашында алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсе һәм сәяси карар".

Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Кырымда аларның адвокаты Николай Полозов милли хәрәкәт җитәкчеләренең Русия президенты Владимир Путиннан ярлыкау сорамаганлыгын белдерде.

"Әхтәм Чийгоз да, Илми Умеров та ярлыкау яки башка берәр нәрсә сорап бернинди дә мөрәҗәгать имзаламады да, язмады да. Алар кырымтатар халкы каһарманнары һәм украин сәяси тоткыннары, алар өчен әхлак принциплары һәм намуслары шәхси ирекләреннән дә мөһимрәк. Бу кешеләрне тезләндереп, аларга Русия дәүләтенә мәрхәмәт хатлары яздырып булмый", диде Полозов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG