Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шушы фәрештәләр аркасында дөньябыз яши"


Җырчылар Дилә Нигъмәтуллина (с) һәм Фирдүс Тямаев (у) һоспистагы яшәүче тамашачылары белән
Җырчылар Дилә Нигъмәтуллина (с) һәм Фирдүс Тямаев (у) һоспистагы яшәүче тамашачылары белән

“Мең рәхмәт” хәйрия фестивалендә катнашучылар бу атнада Казандагы балалар һосписында булып кайтты. Очрашуга килгән җырчылар күз яшьләрен тыя алмады, Азатлык хәбәрчесенә алар хис-кичерешләре, әлеге хәйрия проекты турында фикерләре белән уртаклаштылар.

9 ноябрь җырчылар Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, хәйрияче, автор-башкаручы Фәрит Мифтахов һәм “Мең рәхмәт” хәйрия фестивален оештыручы бер төркем татар яшьләре Казандагы балалар һосписында булып, анда яшәүчеләргә күчтәнәчләр, бүләкләр биреп кайтты. Аларны Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов каршы алды һәм үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Җырчылар һосписка керүгә аның матурлыгына, чисталыгына игътибар итте, Владимир Вавилов кунакларга монда өй аурасын булдырырга тырышуын сөйләде. Авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен һосписта бөтен уңайлыклар да бар диде ул. Биредә яшәү, ашау һәм дәвалану бушка, ата-аналар акча түләми, шуңа да килергә теләүчеләр күп, ә урыннар аз, балаларга 17 урын, зурларга 21 урын икән. Шуңа да әлеге һосписның “әтисе” Владимир әфәнде аны зурайтырга кирәклеген әйтте.

(с) Җырчы Фирдүс Тямаев һәм Казан һосписы җитәкчесе Владимир Вавилов
(с) Җырчы Фирдүс Тямаев һәм Казан һосписы җитәкчесе Владимир Вавилов

“Ата-аналар безгә елый-елый мөрәҗәгать итә, кызганыч, барлык балаларны алырга урыныбыз җитми. Әмма мин әлеге хыялыбызны чынга ашырырбыз дип чын күңелдән ышанам. Монда дәваланучылар – безнең балаларыбыз, без бер гаилә булып яшибез. Фонд һәм һосписның эшчәнлеге ачык, һәр тиен өчен җавап бирәбез, шуңа күрә безне югары бәялиләр”, диде ул.

Яңа бинаны төзү өчен кимендә 200 миллион сум акча кирәк икән. Әлегә бары 20 миллион сумы гына җыелган.

Җырчы Илнар Ялалов та башка артистлар кебек бу сумма җыелып, авыруларга урыннар артыр дип ышана. Ул һосписка балаларның хәлен белергә беренче тапкыр гына килми. Әлеге йортка килгән саен үзгәрешләр баруын билгеләп үтте.

Монда килеп керүгә күңел елый. Әйтәсе килгән сүзләрне әйтеп бетереп булмый

“Һосписта үзгәрешләр күрәм, ул тагын да матурайган. Бирегә килү бик авыр булса да, мондый очрашулар кирәк. Дәваланучылар аралашуга мохтаҗ. Аларның күңелләренә ямь бирү - безнең бурычыбыз. Һоспис тагын да киңәйсен дигән теләктә калам.

Кызганыч, авыручылар саны күп. Монда килеп керүгә күңел елый. Әйтәсе килгән сүзләрне әйтеп бетереп булмый. Без, артистлар, оештыручылар әлеге балаларга ярдәм күрсәтәсебез килә. Зур акчалар булмаса да, алар өчен ул кечкенә булса да ярдәм. Тамчыдан күл җыела, диләр бит”, диде Илнар.

Татар җырчылары Казандагы балалар һосписында булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:08 0:00

Хәзерге вакытта һосписта 17 бала һәм зуррак яштьә 21 кеше яши. Медицина хезмәткәрләреннән дүрт бригада тупланган, алар авыручы балалар яшәгән өйләргә дә барып йөри.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һосписка өченче тапкыр килә. Шуңа да ул дәваланучы балаларны белә булып чыкты, 15 яшьлек Гришаның хәлен сорашты, аның башы үзеннән өч тапкыр зур булып шешкән, бары ятып кына тора ала.

Әлеге һосписка килеп китү бик файдалы. Үз тормышыңны, үз урыныңны белә башлыйсың

“Беренче тапкыр килгәндә бик авыр иде, хәзер инде җиңеллерәк. Әлеге һосписка килеп китү бик файдалы. Үз тормышыңны, үз урыныңны белә башлыйсың”, ди Дилә. Ул Казан һосписы белән нигез салына башлаганнан бирле таныш икән. Бинаны төзү өчен акча җыю ниятеннән оештырылган беренче концертта да катнашкан булган. Еллар дәвамында аның төзелеше белән кызыксынып барган.

“Эшли башлаган һосписны килеп күргәч, шаккаттым. Русиядә мондый һоспислар өчәү генә. Казан һосписы башкалардан алдынгырак. Димәк, Татарстанда ярдәмчел, битараф булмаган кешеләр күп. Киләчәктә дә шулай булсын, яңа биналар да төзелсен иде”, диде Азатлыкка Нигъмәтуллина.

Бу йортта якты дөньядан китүче балалар да аз түгел. Мондый очракта һоспис ата-аналарны кайгы белән ялгызларын калдырмый. Махсус очрашулар оештырыла, һоспис тирәли мәрхүм балаларга атап агачлар утыртабыз, дип белдерде хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов. Ул абилитация юнәлешен үстерергә теләвен дә әйтте.

“Күпләр абилитациянең нәрсә икәнен белми дә. Без авыру балаларны яшәргә өйрәтергә тиеш. Әти-әниләр сабыйларны ашарга, бәдрәфкә керергә һәм башка гади эшләрне эшләргә өйрәткән кебек. Без барлык балаларны дәвалый алмыйбыз, әмма аларның яшәү сыйфатын яхшырту көчебездән килә”, ди Владимир әфәнде.

Популяр автор-башкаручы Фирдүс Тямаев һосписка беренче тапкыр килде. Авыру балалар белән танышканда җырчының күзләре яшьләнде, ул аларның башларыннан, кулларыннан сыйпады.

Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан кирәкмәгәнгә чабабыз икән

“Хәйрия концертларында еш катнашабыз. Ятимнәр, картлар йортында да булган бар. Үзебез дә хәйрия чараларын оештырабыз: Кайбыч, Актүбә, Азнакай, Баулы, Норлатта чыгыш ясадык. Кайда гына булсам да, мондый күренешне күргән юк иде.

Һосписка килеп керүгә курортта йөргән кебек, беренчедән, бу бит әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт ярдәм. Икенчедән, балаларга мондый шартлар бер кая да юк. Аллаһы тәгалә ата-аналарга ярдәм, балаларга түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында безнең дөнья яши, без яшибез. Минем бүген акылым таралды. Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан кирәкмәгәнгә чабабыз икән. Безгә һаман нидер җитми. Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”, диде популяр җырчы.

Фирдүс Тямаев һоспистагы балалар белән якыннан танышты
Фирдүс Тямаев һоспистагы балалар белән якыннан танышты

Фирдүс Тямаев алга таба да артистлар, тамашачылар белән җыелып айга бер булса да әлеге балаларның хәлен белергә, концертлар оештырырга тәкъдим итте. Һоспис белән танышып йөргәндә дәваланучы бер бала Фирдүс Тямаевны танып алып, бик сөенде. Баласының елмаюын күргән ана да хисләнмичә булдыра алмады, кызы белән җырчыны кочаклап алдылар.

Азатлык радиосында инвалид автор-башкаручы Ирек Габдрахманов турында язма чыкканнан соң оештырылган “Мең рәхмәт” хәйрия фестивалендә катнашучы билгеле җырчы Филүс Каһиров бу көнне һосписка килә алмаса да, бу ярдәм концертында ни өчен катнашуын сөйләде.

Үземне авыр хәлдәге кешеләр урынына куеп карыйм да, хәйрия концертларында катнашырга теләгемне белдерәм

"Үземне авыр хәлдәге кешеләр урынына куеп карыйм да, хәйрия концертларында катнашырга теләгемне белдерәм. Анда да безне, мине хөрмәт иткән, яраткан тамашачылар бар.

“Мең рәхмәт” фестивалендә якташым, Башкортстаннан җырлар авторы Ирек абыйга да булышачакбыз. Ул миңа да язган җырларын тәкъдим итте, “Әнкәй теләге” дигән җырны алып, төрле чараларда җырлый башладым, 28 ноябрьдә Казанда үтәчәк концертта да шул җырны җырларга ният”, диде Филүс Каһиров.

Ноябрь азагында үтәчәк хәйрия фестивалендә 20ләп татар җырчысы катнаша, концертта җыелган акчалар Казан һосписына һәм инвалид автор-башкаручы Ирек Габрахмановка күчереләчәк, ди оештыручылар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG