Accessibility links

Татар алтыны һәркемне куандырмый


Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Алинә Заһитованың Олимпия уеннарында алтын медаль яулавына Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр "үзенчәлекле реакция" күрсәтте.

Русия медиасы Алинә Заһитова җиңүе турында сөйләгәндә, шунда ук русияле Евгения Медведеваның да көмеш алу турында кычкырып әйтергә тырышты. Танылган тренер һәм комментатор Татьяна Тарасова "безнең кызлар алтын медаль алды" диде, кайбер басмалар "ике йолдыз" дип тә атадылар. Championat сайты "Моңа тыныч карап булмый. Дөньядагы иң яхшысы Олимпиадада җиңелде", дип язды.

Шушы ук басмага интервью биргән тренер Татьяна Тарасова "Медведева идеаль чыгыш ясады. Ул бүген йөрәге белән дә, күңеле белән дә, ничек шуарга кирәклеге белән дә иң яхшысы. Аннан да яхшырак була алмый" дип белдерде.

Моннан тыш, Тарасова хөкемдарлар Медведевага балларны җитәрлек биреп бетермәде дип тә әйткән. "Женяга иң зур бәя куелырга тиеш иде", дигән ул.

Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Тарасова Медведеваның җиңелүенә күз яшьләрен тыя алмады. Видеолардан күренүенчә, Медведеваны барысы да кочаклый, котлый, Алинә янына килүчеләр юк диярлек. Медведева чыгыш ясаган вакытта да Тарасова күз яшьләренә буылып, "Мин Женяның җиңүен телим" дип ачыктан-ачык әйтте, Заһитованы "малая" дип атады.

"Без Алинәне үпкәләтә алмыйбыз, ләкин Женя өчен бик кайгырдык, ул ирекле програмда күпкә яхшырак иде", дип белдерде танылган тренер.

ТАСС исә Алинәнең җиңүе турында язып чыкканнан соң, шулай да тамашачылар бүләк иткән йомшак уенчыклар саны белән Медведева Заһитованы узып китте, дип хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы
Бүләкләү тантанасы

Ә менә 1998 елда Наганода алтын яулаган АКШ фигуристы, хәзер спорт комментаторы булып эшләүче Тара Липински Заһитова турында бик матур сүзләр әйтте. "Ул соңгы ике ел дәвамында көрәште. Аның күңеле, аның хәрәкәтләре шулкадәр матур! Мин Заһитова җиңәр дип алдан ук уйлап куйдым", диде ул.

Социаль челртәрләрдә күпчелек Алинәне җиңүе белән котласа да, әлеге дә баягы Евгенияне читкә этәрделәр дип "үпкә" белдерүчеләр дә булды.

"Иң үкенечлесе - алтын анда түгел. Үземне бернишләтә алмыйм", дип яза Татьяна Елфимова Фейсбукта.

"Алинә Заһитова олимпия чемпионы булды. Менә Владимир Владимировичка икенче хатын да табылды. Икеләтә бәйрәм!" дип язды Егор Алекссев дигән бер кеше.

Инстаграмда Евгения Медведева аккаунтында аның "гаделсез" җиңелүе турында күп язалар, "Женя белән бергә елыйбыз", "күңелдә бушлык", "бөтенесен тартып чыгарды, үзе көмеш белән калды" диделәр.

Кызларның тренеры Этери Тутберидзе үзенең аккаунтында "Безгә ике алтын бирегез", дип белдерде. Ә аңа кадәр чыгарган постында OMG (Oh My God!) дип язып, берничә елап торган смайл куеп, Медведеваның икенчегә калуына гаҗәпләнүен белдерде.

Тагын бер тренер, фигуралы шууда биюләр куючы Даниил Глейхенгауз аккаунтында тренерларны Медведеваны алтын алырлык итеп әзерләмәдегез дип гаепләүчеләр дә булды. "Женяны алтынлык әзерли алмагач, сез нинди тренерлар? Аның програмын катлауландырырга кирәк иде. Ул алтынга шулкадәр лаек иде. Алинә өчен бер шатлык та юк", дип язды fly_way7548 никлы кеше. Ул шулай ук "Алинәдән алтын көтмәве турында Этери (тренер Этери Тутбередизе - ред.) йөзеннән күренеп тора иде", дип тә язды.

Daryafm нигы астында язучы "бернинди дә эмоцияләр юк. Бары бушлык һәм галәм гаделсезлеге тойгысы. Күрәсең, Женя тренерлары аның өчен тырышуларына, эшләүләренә лаек булмагандыр. "Болай да ярый" дигән принцип белән генә эшләделәр", дип тренерларны ачуланды.

Алинәне яклаучылар исә, киресенчә, Заһитова янына беркем килмәде, алдан да барысы да Медведева белән генә йөрделәр, аны гына якладылар, дип саный. "Медведеваның болай да табан астын ялап тордылар, кая инде тагын", диде бер инстаграмчы. "Мин Алинә өчен шат. Алинә һәрвакыт икенче урында, икенче планда булды. Барысы да гадел", диде икенче берсе.

"Алинәнең Кореяда нинди басым астында чыгыш ясавына тукталып тормыйм. Ул басым читтән булды, аның көндәшләре һәм тренерлары тарафыннан түгел. Алинә үзе моңа игътибар да итмәде, ахры. Һөҗүмнәргә нәкъ безнеңчә җавап бирә белде ул: син миңа явызлык ташы белән, мин сиңа... рекордлар һәм җиңү ашы белән!" дип нәтиҗә ясады Азатлык укучысы.

XS
SM
MD
LG