Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мэй: Скрипальның агулануы өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы


Тереза Мэй иминлек комитеты утырышында чыгыш ясый. 12 март 2018
Тереза Мэй иминлек комитеты утырышында чыгыш ясый. 12 март 2018

Британия премьер-министры Тереза Мэй Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызының агулануы өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы дип белдерде.

Британия премьер-министры сүзләренчә, Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия Русиянең хәрби ширкәтләрендә җитештерелә торган матдә төрендәге агу белән агуланган.

Бу белдерүен Тереза Мэй дүшәмбе кич иминлек комитеты утырышында ясады. Аның чыгышы туры эфирда күрсәтелде.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлияне 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Ата белән кыз һәм алар янына беренче булып килеп җиткән полиция хезмәткәре хастаханәгә китерелгән. Өчесе дә интенсив терапия бүлегендә ята, алар мәрткә киткән.

Британия полициясе Скрипаль, аның кызы һәм полиция хезмәткәре нерв-паралитик матдә белән агуланган дип белдерде.

6 мартта Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон, Скрипальне агулау чит дәүләте ярдәмендә оештырылган очракта, хөкүмәт "кырыс җавап" бирәчәк дип белдерде.

Сергей Скрипаль – Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән хезмәттәшлектә гаепләп кулга алган иде. Тикшерүчеләр белдерүенчә, 1995 елдан башлап Скрипаль инглиз күзләү хезмәтенә дәүләт сере булган мәгълүматлар тапшырган. 2006 елда Скрипальгә 13 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирелде. Ләкин 2010 елда ул тагын өч русияле белән ярлыкау алды. Соңрак аларны Русиянең АКШта тоткарланган 13 агентына алыштырдылар. Соңгы елларда Скрипаль Британия яши.

XS
SM
MD
LG