Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель комитеты: Әдәбият өлкәсендә 2018 ел бүләге бирелмәячәк


Академия 2018 ел җиңүчесе 2019 ел бүләген биргәндә игълан ителәчәк дип белдерә.

Нобель комитеты әдәбият өлкәсендә 2018 ел бүләге бирелмәячәген белдерде. Бу хакта Нобель бүләге сайтында хәбәр ителә. Башка өлкәләрдәге бүләкләргә бу хәл кагылмаячак диелә. Академия 2018 ел җиңүчесе 2019 ел бүләген биргәндә игълан ителәчәк дип белдерә.

Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген бирмәү француз фотографы Жан-Клод Арно тирәсендәге җәнҗал белән бәйләнгән. Фотограф 1992 елда академиягә сайланган швед шагыйрәсе Катарина Фростенсонның ире. Швед академиясенә финанс ярдәме күрсәткән мәдәни проектка Жан-Клод Арно җитәкчелек иткән. Егермегә якын хатын-кыз аны җенси тотнаксызлыкта гаепли. Аннан да кала фотограф әдәбият өлкәсендә кемнәргә бүләк биреләчәген чит кешеләргә әйткән диелә. Арно гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG