Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: "Боинг" Русиянең 53нче бригадасына караган "Бук"тан бәреп төшерелгән


Донецкидагы "Бук"
Донецкидагы "Бук"

2014 елның 17 июлендә Донецки янында "Малайзия һава юллары" ширкәтенең "Боинг 777" очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән. Бу хакта һәлакәтне тикшерүче Уртак тикшерү төркеме (JIT) матбугат очрашуында Нидерланд прокуратурасы вәкиле белдерде.

Нидерландта баручы матбугат очрашуында JIT эшендә катнашкан биш ил вәкиле бар. Очрашуда төрле видеоматериаллар тәкъдим ителә. Аннан күренгәнчә, ким дигәндә алты "Бук" булган хәрби техника конвое Курскиның 53нче бригадасыннан июнь азагында чыгарыла. Шуларның берсе – 332 санлысы чик аша Украина җирлегенә, Русия яклы сугышчылар (“ДНР”) контролендә булган районга җибәрелә. Тикшерүчеләр “Боинг” нәкъ шул “Бук”тан бәреп төшерелгәнен исбат итә алуын әйтә.

Тәкъдим итү вакытында "Бук"ның башкалардан аерыла торган үзенчәлекләре күрсәтелә. 18 июль көнне "Бук" кире Русиягә җибәрелә.

Һәлакәтне тикшерүче Уртак тикшерү төркеменең (JIT) матбугат очрашуында тикшерү төркеме җитәкчесе, Нидерланд прокуратурасы вәкиле Фред Вестербеке Русиянең шикләнелүчеләр турында мәгълүмат бирүдән баш тартуын белдерде.

Русия MH17-не бәреп төшерүдә шикләнелүчеләр турында мәгълүмат бирүдән баш тарта
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Вестербеке “Бук”ны Украинага җибәрүгә һәм "Боинг"га атарга боерык бирүчене ачыклауга ярдәм итүче мөмкин шаһитларны JIT белән элемтәгә керергә үтенде.

"Боинг" Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

XS
SM
MD
LG