Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әгәр бу империя икән, уку бер генә телдә булырга тиеш"


Федерация шурасы туган телләрне өйрәнү канунын раслады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Русия Федерация шурасы шимбә көнне узган утырышында туган телләрне өйрәнү турында канун өлгесен раслады. Канунны кабул итүне яклап, 146 кеше тавыш бирде, нибары ике сенатор гына каршы чыкты, тагын өчесе тавыш бирүдән тыелып калды.

Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко, сенаторларны канунны кабул итәргә өндәп чыгыш ясады. Ә Камчатка вәкиле Борис Невзоров Русиядә тел бер генә, урыс теле генә булырга тиеш диде.

Борис Невзоров
Борис Невзоров

"Владимир Ильич Ленин безнең дәүләтебезне, 99 процент дәүләтләрдә кабул ителгәнчә, территорияләргә карап түгел, ә тел, милли билгеләргә карап бүлгәндә, акрынлап шартлауга таба бара торган вазгыять тудырган, бу соңыннан бөек Совет берлеге җимерелүгә китерде. Сталинның телләр һәм халыкларның кушылуы турындагы хезмәтенә мөрәҗәгать итсәк, ул анда кызыл җеп белән, килер бер көн, бөтен дөнья бер телдә сөйләшер дигән иде. Ләкин дәүләт эчендәге дәүләтләр бер телне белергә тиеш. Укыту, әгәр бу держава икән, әгәр бу империя икән, моны ничек дип атасаң да була, дәүләттә уку бер генә телдә булырга тиеш. Төп фәннәр бер телдә укытылырга тиеш”, дип сөйләде ул.

Липецки өлкәсе сенаторы Максим Кваджарадзе канунны фикер алышып тормый гына расларга чакырды. "Илебезнең бербөтенлеген бозмас өчен, илдә тел бер генә булырга тиеш, ул - урыс теле. Урыс теле төп тел булырга тиеш. Әйдәгез, тавыш бирик!" дип катгый итеп әйтте ул.

Канун өлгесенә каршы бары Иркутски өлкәсе сенаторы, милләте белән бурят булган Вячеслав Мархаев кына чыгыш ясады.

Вячеслав Мархаев
Вячеслав Мархаев

"UNESCO мәгълүматына караганда, Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары телләре үлеп баручы телләр булып тора. Бурят, якут, алтай һәм башка телләр куркыныч астында. Төньякның аз санлы төп халыкларына килгәндә, алар турында күптән чаң сугарга кирәк. Канун өлгесе авторлары туган телне ихтыяри укыту төбәкләрнең төп халыклары телләре өчен шартларның начараюына китермәячәк, димәкче була. Мин болай дию белән һич тә килешмим. Күп республикаларда баланы укыту туган телдә бара торган мәктәпкә яки сыйныфка урнаштыру шактый кыен. Теләүчеләрнең күпчелегенең туган телен өйрәнү мөмкинлеге болай да юк, ә туган телендә белем алу мөмкинлеге тагын да азрак. Балаларның күпчелеге урыс телендә белем бирүче сыйныфларда укырга мәҗбүр, чөнки аларга альтернатива юк. Русиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә алар уку телен белем бирү системы бирә торган мөмкинлекләр кысаларында сайлый", дип билгеләп үтте ул.

Телләргә ярдәм итү фондына килсәк, ул килешмәүчеләрне тынычландыру өчен эткә ыргытылган сөякне хәтерләтә

"Ә инде безгә вәгъдә ителгән Телләргә ярдәм итү фондына килсәк, ул килешмәүчеләрне тынычландыру өчен эткә ыргытылган сөякне хәтерләтә. Кызганыч, ул үз бурычын үтәр дип ышану бик кыен. Элек шулай пенсия фонды төзегәннәр иде, нәтиҗәсе нинди булды соң?", дип дәвам итте Мархаев.

Бу сүзләрен әйткәндә Валентина Матвиенко сенаторның микрофонын сүндереп куйды, әйтеп бетерергә бирмәде һәм ярсып-ярсып, бармагын селтәп Мархаевның сүзләрен кире какты. "Дөрес булмаган мәгълүмат таратмагыз. Совет берлеге һәм яңа Русия чорында аз санлы халыкларның берсенең генә дә теле юкка чыкмады! Илнең хакимияте бу телләр саклансын өчен бөтен шартларны тудыра, чөнки, чыннан да, бу безнең байлыгыбыз. Көчләп укытканда аның нәтиҗәсе булмаячак", дип, Матвиенко канун өчен тавыш бирергә кыстады.

Бу фикер алышу вакытында Татарстаннан җибәрелгән сенаторлар дәшми калды.

XS
SM
MD
LG