Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнгән 21 кеше биш елдан 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде


Идел буе хәрби мәхкәмәсе Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бинасында террорчылык оешмасында катнашуда гаепләнгән 21 кешегә хөкем карары чыгарды. Алар биш елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.

Хөкем ителүчеләрнең кайберләре илдә хакимиятне үз кулларына алуга омтылышта да гаепләнде. Иң аз төрмә вакыты Арамис Фазыловка бирелде. Ул 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов - 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев - 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов - 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров - 14 елга, Азамат Каюмов - 20 елга, Радик Әхмәтов - 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов - 22 елга, Рөстәм Хәмзин - 23 елга, Ринат Нурлыгаянов - 24 елга кырыс шартлы колониягә җибәреләчәк. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да хөкем ителде.

Хөкем карары ачык утырышта укылды, анда гаепләнүчеләрнең туганнары да бар иде дип яза Idel.Реалии.

Прокурор алты елдан 25 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сораган иде.

2015 елда Федерал иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге Уфада “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы эшчәнлегендә шикләнелгән 23 кешене тоткарлануын хәбәр иткән иде. Элгерәк аларның икесе - Ринат Мамаев һәм Ришат Гатауллин дүртәр елга хөкем ителде.

Өч ел сак астында тотылучы бер мөселманның хатыны (ул үзенә янаулар булуын әйтеп һәм иренә зыян килүдән куркып исемен атамауны сорады) Азатлыкка эшнең бик күп хокук бозулар белән баруын сөйләгән иде.

Шул ук вакытта ялланган адвокатларга да үз эшләрен тиешлечә башкарырга мөмкинлек бирелмәве турында белдерде. Идел буе хәрби мәхкәмә хөкемдары Олег Семенов хокук яклаучы Әлмирә Жукованы утырыштан да читләштерде.

Жукова белдерүенчә, гаепләүләр бары тик яшерен шаһитләр һәм ФСБ хезмәткәрләре күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Утырыш барышында мәхкәмә төрле хокук бозуларга юл куя ди ул.

“Мемориал” хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткыннар дип игълан итте. Сак астында тотылучы мөселманнарның якыннары гаделлек эзләп төрле җирләргә мөрәҗәгать иткән, әмма аларның файдасы булмаган.

Ислам темасына язучы журналист Максим Шевченко "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылар итеп күрсәтергә тырышу дөрес түгел ди. “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы уставында хәлифәтне көч кулланмый гына булдыру турында язылган. Дөньяның бер генә илендә дә “Хизб ут-Тәхрир"нең террор гамәле оештыруы турында билгеле түгел”, ди ул.

Русия Югары мәхкәмсе 2003 елның февралендә "Хизб ут-Тәхрир әл Ислами"ны террорчылык оешмасы дип таныды. Русиянең Җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлгесен оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG