Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин Кытайда мөселманнарның кысылуын кире какты


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип белдерде.

Равил Гайнетдин Кытайда мөселманнарны кысулар турындагы хәбәрләрне кире какты. Казакъстанда узган VI бөтендөнья һәм традицион диннәр лидерлары җыены кысаларында бер журналист Гайнетдиннән Русия өммәтенең Кытайдагы хәлләргә мөнәсәбәте турында сорады.

"Мин Кытай өммәтен беләм, Кытайда берничә тапкыр булдым, мөселманнар яшәүче төбәкләрдә дә булганым бар. Аларның чыгышларыннан, безнең аерым очрашулар һәм сөйләшүләрдән алган мәгълүматка караганда, Кытайның мөселманнар берләшмәсе (ассоциация) үзләрен кимсетелгән дип тоймый. Алар Кытай хакимияте тарафыннан нинди дә булса дискриминация сизми", ди Равил Гайнетдин. Мөфтиләр шурасы рәисе сүзләрен РИА Новости китерә.

Ул 2008 елда Русия мөселманнары һәм Кытай ислам берлеге арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзалануын искә төшерә. "2014-2015 елларда әлеге килешү озайтылды һәм без бу меморандум нигезендә эш алып барабыз. Уртак чаралар, халыкара конференцияләр оештырабыз", ди Гайнетдин.

Ул Кытай хөкүмәте ике ил мөселманнарының уңышлы диалогы һәм хезмәттәшлегенә ярдәм итә дип тә белдерде.

Берничә ел элек Синҗан-Уйгыр төбәгенең Өремче шәһәрендә узган конференциядә Кытай һәм башка илләрнең дәүләт хезмәткәрләре һәм мөселман лидерлары катнашкан. "Әлеге конференция вакытында мин уйгыр, казакъ, татар үзбәк мөселман җәмәгатьчелеге белән очраштым, Өремчедә татар мәчетендә булдым һәм Синҗанда гади имамнардан, дин тотучылардан мөселманнарның хәлләре белән кызыксындым", дип сөйләгән Равил Гайнетдин.

Кытай мөселманнары катнашлыгында икенче форум Татарстанда, ә өченчесе быел Кыргызстанда узган.

"Быелгы җыенда да алар катнаша. Бернинди дә зарланулар ишетмибез. Дүртенче конференцияне Астанада уздырачакбыз. Анда да Кытай мөселманнары катнашачак", дигән Мөфтиләр шурасы башлыгы.

Соңгы айларда Кытайны Синҗан уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәте дә, Русия Мөфтиләр шурасы да Кытайдагы хәлләргә карата фикер белдермәделәр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Кытайда булды, татарлар белән очрашты, әмма Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче татарлар, мөселманнар темасына кагылу булмады.

XS
SM
MD
LG