Accessibility links

"Инвалид ирем интернетка видео куюда гаепләнеп тоткарланды"


Әмир Гыйләҗев
Әмир Гыйләҗев

Чиләбедә инвалид арбасында утырган 45 яшьлек Әмир Гыйләҗев тоткарланган. Аны берничә ел элек бер мөселманның төрмәдән чыгу турындагы видеоны монтажлап интернетка куюда гаеплиләр. Гыйләҗевның хатыны Әмир тиешле карау булмау сәбәпле үлеп китәргә мөмкин дип борчыла.

Чиләбедә яшәүче Әмир Гыйләҗев хәзерге вакытта Чиләбе тикшерү изоляторының хастаханәсенә салынган. Бу Җәмәгать күзәтү комиссиясе карары нигезендә эшләнгән. Әмир инвалид, аның нәселдән килә торан чире (Дюшен миопатиясе) җинаять җаваплылыгына тарту тыелган авырулар исемлегенә керә. Әмма моңа игътибар итүче юк. Әмирне 2014 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы (Русиядә тыелган - ред.) вәкилен төрмәдән чыкканда байраклар белән каршы алган видеоны монтажлап Youtube челтәренә куюда гаеплиләр.

"Авыру булгач бит аның янына мөселманнар күп килә. Бәлкем алар арасында "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләре дә булгандыр, әмма үзем бу оешмага бернинди дә катнашым юк дип әйтә. Тикшерүчегә дә шулай дип әйткән. Бәлкем интернетта алар белән бәйле сайтка лайк куйганмындыр, ди", дип сөйли Әмирнең хатыны Айгөл Гыйләҗева.

Аның сөйләвенчә, Гыйләҗевлар гаиләсенә куәт оешмалары тентү белән 23 октябрь көнне иртән килә.

Әмир Гыйләҗев хатыны Айгөл белән
Әмир Гыйләҗев хатыны Айгөл белән

"Битлек кигән, корал тоткан 15 кеше иртүк килеп керде. Малаемны идәнгә егып салдылар. Безнең 17 һәм 13 яшьлек ике улыбыз бар. Шуннан безнең бүлмәгә кереп шкафлардан бөтен әйберләрне идәнгә чәчеп салдылар да шуның өстеннән аяк киемнәре белән таптап йөри башладылар. "Аяк киемегезне салыгыз" дип тә әйтеп карадым - тыңламадылар. Кыскасы, үзләрен бик дорфа тоттылар.

Ирем инвалид бит инде, ятып тора иде. Боларның барысын да күреп аның хәле начарланды, авызыннан кан китте. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Алар Әмирне алып киткәч, ФСБ вәкилләре дә аларга иярде. Күрәсең алар табибтан "Әмир сәламәт" дигән кәгазь алганнардыр, чөнки хәле начар булса да Әмирне кире кайтарып җибәрделәр. Арбада утырган беренче төркем инвалидка шундый кәгазь бирүләренә бик аптырадым.

Хастаханәгә алып киткәндә улым бу хәлне видеокамерага төшермәкче иде. Алар шуны күреп камераны талап алдылар. Кечкенә улым еларга тотынды.

Әмир кеше ярдәменнән башка бернинди хәрәкәт тә ясый алмый

Шуннан ФСБ иремне алып китәргә әзерләде, киендерү мәшәкатьләре башланды. Әмир кеше ярдәменнән башка бернинди хәрәкәт тә ясый алмый. "Мин сезгә киендерергә булышмыйм" дидем дә башка бүлмәгә кереп киттем. Алар минем арттан килеп: "Ә сезгә ирегез кызганыч түгелме?" дип сорый башладылар. "Инвалидка каршы көрәшергә килгән кешеләрдә нинди кызгану турында сүз булырга мөмкин, дидем. Шуннан кечкенә улым аларга әтисен киендерергә булышкан. Шулай итеп иремне алып киттеләр. Иремнең компьютерын, минем телефонны да алдылар. Малаемның камерасын да алып киттеләр", ди Айгөл ханым.

Әмир Гыйләҗев улы белән
Әмир Гыйләҗев улы белән

Айгөл сүзләренчә, Әмиргә карата мәхкәмә булган һәм аны ике айга сак астында калдыру карары чыгарылган.

"Мин мәхкәмә булганын белмәдем дә. Өч көн буе аны таба алмадым. Аның тикшерү изоляторында икәнен белгәч, хәлен белергә керсен өчен бер көнгә адвокат ялладым. Ул миңа алты мең сумга төште.

Әмир тикшерү изоляторында төрле чирле тоткыннар янында тотыла

Хәзер Әмир тикшерү изоляторында төрле чирле тоткыннар янында тотыла. Хәтта ачык формадагы туберкулез белән чирләүчеләр дә бар. Әмир бер көнгә ялланган адвокат Алла Дунаева аркылы миңа җибәргән хатында: "Шартлар тулысы белән СИЗОдагы кебек, бары хастаханәдә ятучылар гына бераз миһербанлырак” дип язган", ди Гыйләҗева.

Ул сишәмбе көнне иренә ашамлыклар илтергә барган, әмма аны кабул итмәгәннәр. Бары адвокат килгәч кенә әйберләрне тапшыра алган.

"Адвокатлар да бик кыйммәт тора. Без бит бай кешеләр түгел. Моңа кадәр сөйләшкән адвокатлар эшләре өчен 150-200 мең сум сорады. Әле бу эшне тикшерү вакытына, ягъни мәхкәмәгә кадәр алып бару өчен генә куелган бәя. Безнең андый акчалар юк. Аннары адвокатларның берсе бу эшнең ФСБ белән бәйле булуын һәм бик сирәк адвокатның гына бу эшкә алыначагын әйтте.

Адвокатка түләргә акча да юк, туганнардан сорап яздым", ди Гыйләҗева.

Аның әйтүенчә, Әмиргә җил тидерү ярамый. Аның кебек авыруларның күбесе эчендәге какрыкларын чыгара алмыйча үлеп китә.

"Соңгы вакытта ул күкрәгендә ниндидер авыртулар барлыкка килүен әйткән иде. Мин аның авыруы турында күп укыйм: анда башта аяклар авырта, аннары авыру өскәрәк үрмәли дип язылган. Димәк, йөрәге авырткач инде авыру шунда кадәр менеп җиткәнне аңлата. Мин шулай тәрбияләп торган очракта да әле ул күп дигәндә мөгаен тагын өч ел яшәр иде. Ә хәзер инде аны чыгарсалар да, сәламәтлегенә зур зыян салынган булачак", диде Айгөл.

Аның сүзләренчә, тентүдән соң иренең медицина карточкасы югалган һәм шул сәбәпле ул хәзер хастаханәдән аның диагнозлары турындагы белешмәне ала алмый.

Әмир каләм белән кәгазь дә тота алмый

"Аңлавымча, иремне сак астына алу карарын кире шикаять итүгә медицина комиссиясенең раславы кирәк, ә аның өчен Әмир яки адвокат гариза язарга тиеш. Әмир каләм белән кәгазь дә тота алмый. Адвокат бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын дигән булды инде", ди аптыраган Айгөл Гыйләҗева.

Ул хәзер Тикшерү изоляторында иренә басым бара һәм тикшерүчеләр вакытны суза дип саный.

Әмир белән Айгөл икесе дә Чиләбенең Кунашак районы Гашир (Аширово) дигән башкорт авылында туган.

Дюшен миопатиясе – нәселдән килә торган авыру. Буыннар корый. Кечкенәдән үк хәрәкәтләнү авырлаша, тора-бара авыру көчәя. 12 яшьтән күбесе инвалид арбасына утырырга мәҗбүр. 16-18 яшьтә сулыш алуда авырлыклар килеп чыга. Бу авыру белән чирләүчеләр уртача 25 яшькәчә яши, әмма араларында озаграк яшәүчеләр дә бар.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG