Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теленең дәүләт статусын яклап митинг уздырмакчылар


Казанда татар телен яклау митингы, архив фотосы
Казанда татар телен яклау митингы, архив фотосы

Митингны яңа төзелгән "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" уздырырга ниятли. Чара берничә темага багышлана.

26 ноябрьдә "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" Казан шәһәр башкарма комитетына 9 декабрьдә митинг уздыру турында белдерү хаты керткән.

Чарада ватандашларның җыеннар уздыру хокуклары бозылу, чүп яндыру корылмасы төзү, авыл хуҗалыгында нурланыш ысулын куллану мәсьәләләре күтәреләчәк. Моннан тыш, митингта татар теленең дәүләт статусын яклап, Татар милли университеты төзүне, канунсыз хөкем ителүчеләрнең хокукларын сорап ясалган чыгышлар, пенсия реформасына протест белдерү дә булачак.

Оештыручылар чараны уздыру өчен Камал театры, Мулланур Вахитов һәйкәле яннарын яки Үзәк стадион каршындагы Меңьеллык мәйданын сорый.

21 ноябрь көнне Казанда "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте төзелде. Низамнамәдә язылганча, аның максаты – "җәмәгатьчелекнең үзенең оешуы һәм тырышлыгы аша социаль гаделлеккә һәм социаль проблемнарга игътибар итүче дәүләт булдыру һәм аның үсешен тәэмин итү".

Хәрәкәткә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Татарстанның атомга каршы җәмгыяте, чүп яндыру заводына каршы чыгучылар, Татарстан социаль-икътисади берлеге, Татарстан аксакаллар шурасы һәм башка кайбер оешмалар кергән. Шулай ук хәрәкәтне "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин да яклап чыккан, әмма ул низамнамә нигезендә партиянең хәрәкәткә керә алмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG