Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮ активисты тоткарланган


ТИҮ активисты Равил Мөхәмәтҗанов төнне полиция бүлегендә уздырачак, мәхкәмә 28 ноябрьгә билгеләнгән.

Бөтендөнья татар иҗтиманый үзәге активисты Равил Мөхәмәтҗанов Казанның "Вишневский" полиция бүлегендә. Әлеге мәгълүматны Idel.Реалиига Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәлегендә раслаганнар.

ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев сөйләвенчә, Мөхәмәтҗанов бүген төштән соң чакыру кәгазе белән "Вишневскиий" полиция бүлегенә килгән. Берничә сәгатьтән аның телефонын тартып алганнар, активист элемтәгә чыгудан туктаган. Равил Мөхәмәтҗановның бертуган энесенә тоткарлауның сәбәбен аңлатмаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәлеге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мөхәмәтҗановка карата урам җыеннары оештыру тәртибен бозу турында административ беркетмә төзегәннәр. Активист төнен полиция бүлегендә куначак, ә мәхкәмә утырышы чәршәмбе булачак диләр.

Фәрит Зәкиев әйтүенчә, полициягә чакыру кәгазендә сүз 30 августта ТИҮ уздырган чара турында барган. Митинг Татарстан суверенитеты турындагы декларация кабул итү көненә багышланган иде. Зәкиев Мөхәмәтҗановны Казан хакимиятләре белән килештерелмәгән темага чыгыш ясауда гаепләргә мөмкиннәр дип фаразлый.

Равил Мөхәмәтҗанов - "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәтенең 9 декабрьгә планлаштырган митингын оештыручы. Митингта ватандашларның җыеннар уздыру хокуклары бозылу, чүп яндыру корылмасы төзү, авыл хуҗалыгында нурланыш ысулын куллану мәсьәләләре күтәреләчәк. Моннан тыш, митингта татар теленең дәүләт статусын яклап, Татар милли университеты төзүне, канунсыз хөкем ителүчеләрнең хокукларын сорап ясалган чыгышлар, пенсия реформасына протест белдерү дә булачак.

XS
SM
MD
LG