Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда күкерт исе таралу белән бәйле ашыгыч комиссия җыелган


Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән (руда) яна, әмма шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертү өчен нигез юк диелә.

Сибайда яшәүчеләр соңгы атналарда шәһәрдә начар ис таралуга зарлана. Экологик хәл 11 декабрьдә кинәт кискенләшкән. Сибайда кичен көчле томан күтәрелә, ис тагын да ныграк сизелә башлый. Төнге сәгать 11дә шәһәр хакимияте гадәттән тыш хәлләр комиссиясен җыю турында игълан итә. Һавада зарарлы катнашмаларның концентрациясен тикшергәннәр дип яза "Башинформ".

12 декбарьдә иртән Сибай хакимиятендә шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Аны шәһәр башлыгы Рөстәм Афзалов уздырды.

Соңрак ул үзенең Вконтакте сәхифәсендә аңлатма бирде. "Төтен һәм ис чыганагы - тирәнлеге 500 метр, радиусы бер чакрым булган карьер. Учалы казылмалар эшкәртү комбинатының Сибай филиалыннан хәбәр итүләренчә, карьерда мәгъдән яна. Бу техноген процесс, монда кеше гаебе юк", ди Афзалов. Нәрсә мәгъдәне яну турында хәбәр ителми.

Карьер ун елдан артык эшкәртелми, моңа кадәр мондый күренешләр күзәтелмәгән. Әлеге вакытта карьердан ис чыкмаслык итеп, эшкәртү бара дип белдерелә.

Сибай башлыгы билгеләвенчә, дүшәмбе иртән алынган лаборатор тикшерүләр һавада зарарлы матдәләр күләме нормада булуын ачыклаган.

Шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибен кертү өчен нигез юк диелә.

Афзаловның посты астына канәгатьсезлек белдереп язулар калдырыла. Шәһәр халкы "ничек инде нормада, сулап булмый, күзләрдән яш ага, мәктәп балаларының кан басымы сикерә", "без әле үз хәлебезне аңлата алабыз, балалар аңлата да алмый, иза чигә", "сезнең балалар башка һава сулыймыни, шәһәрдә яман шеш котыра, сез һаман ялганлыйсыз", дип язалар.

Сибай халкы начар искә ноябрь урталарыннан бирле зарлана.

Моңа кадәр Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге дә Сибайда яшәүчеләрнең начар искә зарланулары турында хәбәр иткән иде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә һавада күкерт-водородның күбрәк булуы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG