Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмигъ мәчетен Яңа бистәдә төзү кирәк


Казан күренеше
Казан күренеше

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел Казанда 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете төзеләчәк дип әйтте. Әйтүен әйтте, әмма урыны әлегә хәл ителмәгән. Тарихчы Айрат Фәйзрахманов бу хакта фикерләре белән уртаклаша.

Казанда озак еллар дәвамында мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан Үзәк Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күтәреп килде. Ниһаять, 2018 елның октябрендә Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләгә үзеннең уңай карашын белдерде. Матбугат чараларында ун мең кешене сыйдыра алучы мәчетнең кайда урнашуы турында төрле фикерләр белдерелде. Казансу буе дигән фикер телгә алынды, "Ривьера" күңел ачу комплексы белән "Казан" никах сарае арасында булса, шәп диелде. Азино бистәсенең Ломжа һәм Мински урамнары арасындагы мәйданчыкка да туры килер иде дип әйтелде, әйтергә кирәк биредә мәчет салу турында 2012 елгы проект та бар. Тагын бер вариант – Кабан күленә терәлеп торган Казанның меңьеллык бакчасы яки Спартак фабрикасы урыны. Казансу буендагы Кырлай паркы яны дигән фикерләр дә ишетелде. Сүз уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Җәмигъ-әл-Кабир мәчете, һичшиксез, шәһәр үзәгендә урнашырга тиеш дип белдерде.

Югарыда телгә алынган вариантларның үз уңай һәм тискәре яклары бар. Азино бистәсеннән кала башка урыннарның мәйданы бик чикле. Төзелеш мөмкин булса да, мәчеткә бару, машиналарны кую мөмкинлеге чикләнә, юллар тар. Казансу буенда мәчетнең төзелүе су буйлары һәм сулыклар турында кануннарга да бик үк туры килмәскә мөмкин һәм бүгенге киеренке вазгыятьтә бу яңа проблемнарга, хәтта мәчетнең сүтелүенә дә китерергә мөмкин.

Үзәк мәчет тирәсендә шундый гауга кубу төзелешкә зыян китерергә мөмкин

Азинода ​халык күп яши һәм Аллаһ йортлары җитмәгәне көн кебек ачык, әмма андагы Җәмигъ мәчете үзәктән ерак һәм шәһәр халкының мәнфәгатен өлешчә генә үтәр дигән шик бар. Өченче һәм дүртенче вариантка күз салсак, болай да парк, сквер, бакчаларга кытлык кичергән Казанның экология системына алар зыян салыр дип уйлыйм. Соңгы арада Русиянең эре шәһәрләрендә парк урынына чиркәү төзү зур низаглар китереп чыгарды, бу диннең абруен төшерә. Казанда да яшеллекне юк итү шәһәр халкының ачуын чыгарды, хакимият белән каршылыкка китерде. Үзәк мәчет тирәсендә шундый гауга кубу төзелешкә зыян китерергә мөмкин. Кирәкме ул безгә? Һич тә юк. Аннары әхлакый яктан да бу дөрес түгел, без табигатькә дә сак карарга тиеш, кешеләрнең фикерләренә дә колак салырга тиеш. Гап-гади әхлакый нормаларны саклау мөһим.

Яңа гына тәкъдим ителгән урыннарның берсе – Казанның Яңа бистәсе. Әлеге тәкъдим 8 февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңниханов җитәкчелегендәге Казанның тарихи үзәге үсеше комиссиясе үтырышында яңгарыды. Бу вариант социаль челтәрләрдә бәхәс тудырды. Халыкта шик барлыкка килде. Яңа бистә шәһәр чите буларак кабул ителә, аның күп өлешен сәнәгать зонасы, гаражлар, елга портының складлары һәм эчке тимер юллары биләп тора. Бусы – бер. Икенчесе – Яңа бистәдә кеше аз яши, булган мәчетләр дә әлегә тулмый, тагын бер зур мәчет анда нигә дигән сорау туа. Халык өчен бу урын уңайлы түгел, мисал өчен, транспорт начар йөри.

Яңа мәчетнең Идел ягыннан күренүе дә бик урынлы булачак

Бу шик-шөбһәләр нигезсез түгел. Аларны аңларга, кабул итәргә мөмкин. Шул ук вакытта шуны да ассызыклап китәргә кирәк: Яңа бистәнең Идел буе өлешендә зур ислам финанс үзәге һәм шәрыкъ базары комплексы төзелү планлаштырыла. Проектны Малайзия архитекторлары башкарып чыкты, җитәкчесе – Ленар Якупов, ул Рөстәм Миңнехановка күрсәтелеп хуплау алды. Әлеге план нигезендә Яңа бистә Казанның икенче эшлекле үзәгенә әверелергә тиеш, димәк монда килүче, эшләүче, яшәүче халык саны артачак. Идел ягыннан күпкатлы мәхәбәт биналар төзелү Казаныбызга заманча шәһәр ямен өстәячәк дигән өмет бар. Җәмигъ мәчетнең бу үзәк белән тоташуы, Идел ягыннан күренүе дә бик урынлы булачак. Бу Татарстанда ислам диненә заманча образ тудырачак.

Әлеге вакытта ислам финанс үзәге проекты өчен инвестицияләр табылып бетмәсә дә, бистәдә тормыш инде җанланды: төзелеш бара, яңартылган юллар, сәнәгать зонасы урынына бизнес үзәкләре булдырыла. Элек зыянлы дип саналган сәнәгать – тун эшкәртү фабрикалары хәзер бер цех зурлыктагы территорияне генә били, ә бу биналарда хәзерге вакытта кибетләр, кече ширкәтләр, балалар өчен күңел ачу үзәге урнашкан. Ягъни, Яңа бистә җирлеге дәүләт, эре ширкәтләр акчасыннан башка үсеш кичерә.

Бистәдә 40 мең кеше яшәсә, шуның бер меңе булса да мәчеткә йөрер дип фаразлап була

Шактый зур мәйданны биләгән елга порты Зөя мультимодаль комплексына күчә башлаячак, бу эш акрынлап башланды да инде. Бу территориядә 10 мең кешелек торак комплексы төзелеше планлаштырылган, ул 6 һектар җирне билиячәк. 2025 елга бистәдә халык саны 40 меңгә җитәр дип көтелә. Бу халыкның кимендә бер меңе булса да, мәчеткә йөрер дип фаразлап була.

2025-2035 елларда да монда зур торак комлекслары төзү дәвам итәчәк. Порт яны җирлекләре күп фатирлы йортлар төзү өчен бүленеп бирелә башлады. Девелоперлар, җир милеге белгечләре фикеренчә, Яңа бистә җирлеге тиешенчә бәяләнмәгән һәм хәзерге вакытта Казанда ул иң перспектив микрорайон рәтенә керә.

Яңа бистә зур транспорт боҗрасы (Җиңү проспекты, Ямашев урамы) белән тоташа алачак. Боҗраның дәвамы Борисково бистәсен узып, Яңа бистәгә чыгачак. Бу Казанның генераль планында каралган. Димәк, Үзәк Җәмигъ мәчетенә барып җитү юллары күпкә җиңеләя. Мәсәлән, РКБ хастаханәсе ягыннан машинада мәчеткә 10-15 минут эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Бу юлдан тиз йөрешле трамвай йөриячәк дип тә әйтеләр. Болар хәл ителсә, транспорт проблемы да юкка чыгачак. Яңа бистә – Казанның тарихи үзәгенә иң якын җирлек, монда җәяү 15-20 минут эчендә барып җитеп була.

Яңа бистә – халкыбызның онытылган хәзинәсе. Кызганыч, күпчелек тарихи-мәдәни ядкәрләр инде сакланмаган, бистәнең татар бистәсе икәнен бары тик өч тарихи мәчет, мәдрәсә, зират һәм татар гимназиясе генә белгертеп тора. Үзәк Җәмигъ мәчетенең Яңа бистәдә төзелүе Казанда татар тарихын торгызуны да аңлатачак. Мәчет бистә тормышын да җаңландырыр иде. Шуны да онытмаска кирәк: кайчандыр татар халкы Идел белән Чулман буйларыннан куылган булган, хәзер монда зур мәчет төзү – ул тарихи гаделлекне дә кайтару булыр иде.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG