Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар өчен "Әлифба" смартфон һәм планшет әсбабы дөнья күрде


"Теория" студиясе үз хисабына ясаган "Әлифба" әсбабы уен аша хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә.

19 февральдә "Теория" дизайн-студиясе һәм "Үчтеки" берләшмәсе балалар өчен "Әлифба" смартфон әсбабын чыгарды. Аны iOS һәм Android системнары белән эшләүче смартфон һәм планшетларга йөкләп була.

"Әлифба" әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Анда татарча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш, һәр хәреф һәм сүзнең аудиосы да бар. Әсбаб 12 яшькә кадәр балалар өчен кызык була ала.

"Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов Азатлыкка сөйләгәнчә, әсбабны әзерләү якынча өч ай вакыт алган. Бу эштә барлыгы алты кеше катнашкан, әсбабны студия үз хисабына ясаган.

"Безнең балалар моңарчы инглиз телендә шуңа охшаш әсбаб белән бик яратып уйнадылар. Әсбаб чыннан да нәтиҗәле, инглизчә сүзләрне, хәрефләрне өйрәнүдә чынлап та ярдәм иткәнен күрдек. Шуңа без ул әсбаб идеясен кулланып, аны татарча да ясауга керешкән идек", дип сөйләде Әюпов.

XS
SM
MD
LG