Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция эчүчелеккә каршы көрәшүче башкорт активистларын тоткарлаган


Гафури районындагы автойөрештә катнашучылар
Гафури районындагы автойөрештә катнашучылар

Башкортстанның берничә районында башкорт авыллырындагы эчкечелеккә каршы автойөрешләр уза. Аны "Башкорт" хәрәкәтенең районнардагы бүлекчәләре оештыра. Тоткарланучылар да бар.

2 майда Башкортстанның Зилаер районында эчкечелеккә каршы автойөреш уза. Башкорт активистлары район авыллары буйлап йөри, хәмер сатучы кибетләргә, йортларга кереп, хуҗалар белән сөйләшә, халык белән очраша. Бу хакта "Башкорт" хәрәкәтенең Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.

Автойөрештән соң авыл хуҗалыгын үстерү, эшмәкәрлек темасына түгәрәк өстәл сөйләшүе дә уза.

Мондый чара 1 майда Баймак районында да оештырылды. Иртән 30дан артык машина Темәс авылында җыелды. Анда полиция дә килде һәм активистларны экстремистик өндәүләр булмаска тиеш дип кисәтте, "Чын башкорт - аек башкорт" дип язылган байракны алып куярга кушты.

"Карышып тормадык, алдык", диләр активистлар.

Баймак башкортларының "Аманат" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Илнар Галин сүзләренчә, Темәстә үз йортларыннан яшерен генә хәмер сатучылар күп. Лицензия белән аракы сатучы кибетләр дә җитәрлек. "Гомумән, халыкны эчерү өчен бөтен шартлар тудырылган", ди активист.

Чәршәмбе бу чарага Зианчура районы активистлары да кушылырга ниятләгән. Әмма аларны Исәнгул авылында полиция тоткарлаган. Активистлар "Зианчура эчкечелеккә каршы", "Эчүче кеше - эшләүче кеше түгел" дигән плакатлар тотып торган. Полиция эшне мәхкәмәгә җибәрергә дә өлгергән диелә.

"Урал артында исерек килеш куркыныч җинаятьләр кылынганда, исерекләр кешеләрне атып үтергәндә (Учалы районы, Әбҗәлил районы), полиция майорлары активистларда ниндидер җинаятьчеләрне күрә", дип гаҗәпләнә башкорт активистлары.

Инде берничә ай дәвамында "Башкорт" хәрәкәте Башкортстан авылларында эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Алар бу проблемны күптәннән күтәреп килә. Активистлар 1 августка башкорт авылларында ялган хәмер сатуны бетерү өчен көрәшә һәм авылларда хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе әзерли. "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды.

XS
SM
MD
LG