Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" 24 кырымтатар активистын сәяси тоткын дип таныды


Владлен Абдулкадыров, Билял Адилов, Фарход Базаров һәм Рөстәм Шейхалиев мәхкәмәдә
Владлен Абдулкадыров, Билял Адилов, Фарход Базаров һәм Рөстәм Шейхалиев мәхкәмәдә

"Мемориал" хокук яклау оешмасы 27 мартта Кырымда тоткарланган 24 кырымтатар активистын сәяси тоткын дип таныды.

"Мемориал" Русиядә "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма игълан итүне һәрвакыт нигезсез дип санавын әйтеп килә диелә хокук яклау үзәгенең рәсми сайтында.

Хокук яклаучылар искәртүенчә, бу юлы Кырымда репрессияләр "тыныч мөселманнарга, кырымтатарларга гына түгел, ә Кремльнең Кырымдагы сәяси репрессияләренә тыныч иҗтимагый каршылык хәрәкәтенә каршы" юнәлтелгән.

"Корбаннарга мәгълүмати ярдәм күрсәтүчеләр, әсирләргә ризык, әйберләр илтүчеләр, аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләр, сәяси эшләр каралган мәхкәмә утырышларына йөрүчеләр үзләре рәшткә артына утыртылды. Сак астына алынучыларның күпчелеге эзәрлекләүләр корбаннарына ярдәм итүче "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") хокук яклау хәрәкәте белән бәйле. "Хизб ут-Тәхрир"дә катншауда гаепләү кырымтатарларның иҗтимагый теләктәшлеген һәм активлыгын бастыру сәбәбе генә дип уйларга мөмкин", диелә белдерүдә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Руслан Сулейманов, Алим Керимов, Рөстәм Шейхалиев, Меджит Абдурахманов, Яшар Муединов, Билял Адилов, Джемиль Гафаров, Риза Изетов, Иззет Абдуллаев, Асан Яников, Шабан Умеров, Меджит Абдурахманов, Тофик Абдулгазиев, Сейтвел Сейтнабдиев, Рөстәм Сейтхалилов, Аким Бекиров, Фарход Базаров, Сервер Газиев, Сейран Муртаза, Эрфан Османов, Осман Арифмеметов, Ремз Бекиров, Владлен Абдулкадыров һәм Раим Айвазовны сәяси тоткын дип таныды.

Элегрәк Русия мәхкмәмәләре "Хизб ут-Тәхрир"нең Акмәчет эше нигезендә тоткарланган 24 кырымтатарга 15 августка кадәр сак астында тотуны озайткан иде.

Март ахырында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар - "Кырым бердәмлеге" хокук яклау төркеме активистлары, аларның күбесе интернетта актив язучылар. Барлыгы 24 кеше тоткарланды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

Гаепләнүчеләр барлыгы - 25 кеше. Эдем Яячиковның кайдалыгы билгесез. 23 кырымтатар Дондагы Ростов, Таганрог һәм Шахта тикшерү изоляторларында утыра, Раим Айвазов - Акмәчеттә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG