Accessibility links

Истанбул башлыгын сайлауда янә оппозициядәге намзәт җиңү яулый


Әкрәм Имамоглу
Әкрәм Имамоглу

Март аенда узган Истанбул башлыгын сайлау нәтиҗәләре кире кагылып, 23 июнь яңа сайлау оештырылган иде. Сайлауда янә оппозициядәге Әкрәм Имамоглу җиңде.

99% сайлау кәгазен эшкәртү нәтиҗәсендә оппозициядәге Республика халык фиркасе вәкиле Әкрәм Имамоглу 54,0% тавыш җыя.

Аның көндәше, хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе намзәте, Рәҗәп Эрдоганның якын беректәше һәм Төркиянең элекке премьер-министры Бинали Йылдырым 45,1%​ тавыш җыйды. ​Йылдырым үз җиңелүен таныды һәм Имамоглуны җиңүе белән тәбрикләде.

Имамоглу ил хакимияте белән эшләргә әзер булганын белдерде. "Истанбулның асыл проблемнарын чишү өчен җирле идарәнең үзәк белән координациясе мөһим. Мин эшләргә әзер. Бернинди сәясәт тә ватандашларның тынычлык, сәламәтлеге, эшкә мөмкинлегеннән дә югарырак була алмый", дип әйтте ул.

Әкрәм Имамоглу 31 март көнне узган Истанбул башлыгын сайлауда да җиңгән булган. Ул 48,8% тавыш җыйса, аның көндәше Йылдырым 48,55% тавыш яулаган. Хакимият фиркасе берничә сайлау бүлгесендә нәтиҗәләрне шикаять иткән, ләкин бу зур үзгәреш китермәгән. 17 апрель көнне Имамоглу вазифасына керешкән, ләкин 6 май Төркия сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарган һәм кабат сайлау билгеләгән.

Истанбул Төркия президенты Эрдоган өчен мөһим шәһәр санала. Ул үзе биредә сәяси эшчәнлеген башлаган (1994 елда башлык сайлавында җиңгән). Моннан тыш, халык саны 17 миллион булган Истанбул Төркиянең икътисади һәм мәдәни үзәге булып тора.

XS
SM
MD
LG