Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан элемтә министрлыгы мәчетләрдә камералар урнаштыруга катнашы булмавын белдерә


Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан мәчетләрендә өстәмә камералар урнаштыруга бәйле аңлатма бирде.

"Бернинди мәчеттә бернинди камералар куюга безнең рәсми килешүләр юк. Әлеге сорауга министрлыкның аңлатмасы юк. Без бу вазгыятьтән хәбәрдар түгел", дип хәбәр итте министрлыкның матбугат сүзчесе Анна Яковлева.

Элегрәк Азатлык Таттелеком оешмасының Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштыру нияте турында язган иде. Азатлык сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куялар. Бу Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен эшләнергә мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

Азатлык бу уңайдан сорауларны Татателеком, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына да җибәргән иде. Таттелеком һәм Татарстан мөфтияте җавабында камералар урнаштыру "мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде. Камераларның мөфтият кушуы белән куелуы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG