Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшерелгән тарих" китабыннан биш кызыклы фикер


Вахит Имамовның "Запрятанная история татар" китабы
Вахит Имамовның "Запрятанная история татар" китабы

Вахит Имамов китабына бәйле мәхкәмә утырышы 2 сентябрьгә билгеләнде. Решитский атлы кеше китапны экстремистик дип танырга сорый. Азатлык китапны укып чыгып, андагы төп фикерләрне барлады.

Татар язучысы Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабы 1991 елда чыккан. Язучы үз әсәрендә татар халкының урыс колонизаторларына каршы көрәшен тасвирлый. Шунысы мөһим: барлык фактларны ул чыганаклар белән китерә, дәлилләп бара. "Яшерелгән тарих" китабы 12 телгә тәрҗемә ителгән, Казакъстанда ул 55 мең тираж белән чыккан.

Азатлык китапны укып чыгып, андагы төп 5 фикер белән таныштыра.

1. Халыкны ялган тарих белән "аңгырайту" бара

Китапка кереш сүзен Вахит Имамов татар халкының үз тарихын яхшы белмәү сүзләреннән башлый. Укучылар мәктәп һәм университетларда дистә елларча урыс тарихын гына өйрәнә, татар исеме яңгыраса да, ул, гадәттә, мыскыллау контекстында кулланыла, ди ул.

Китаптан цитат

«​Кызганыч, халык тарихның чын сәхифәләрен белми. Буыннан буынга халыкны ялган тарих белән "аңгырайту" бара. Башка милләтләр һәм халыклар тарихында булган барлык казанышлар урыслар тарафыннан үзләштерелә. Кече халыклар тарихы исә күбесенчә әйтелми кала, яки ул шундый хәлдә күрсәтелә ки, "кече кардәшләрләр" үз тарихын хәтта телгә алмаска тырыша»​.

Вахит Имамов, "Яшерелгән тарих".

Татар халкы тарихы да урланган һәм ялганга баткан, ди Имамов. 1236 елдан башлап (монголларның Болгар дәүләтен тар-мар итү вакыты) 1437 елга кадәр (Казан ханлыгын нигезләү) чор бөтенләй тарихтан сызып атылган. Казанны Явыз Иван басып алганнан соң булган вакыйгалар да тарих китапларында яктыртылмый диярлек, ди автор.

2. Казанны яулап алу рәхимсез була. Яулап алудан соң күпсанлы баш күтәрүләр оештырыла

Татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәше турында китабын Вахит Имамов Казанны яулап алу тарихы белән башлый. Әлеге вакыйгаларның рәхимсезлеге тасвирлана, барлык фактлар танылган тарихчы Михаил Худяков хезмәтеннән цитатлар белән дәлилләнә.

Китаптан цитат

«Зур шәһәрнең барлык ир-атлары юк ителгән. Ирләрдән исән булып бары тик Ядегәр хан гына калдырылган. Күп кенә хатын-кызлар да үтерелгән. Хатын-кызларга карата да мәрхәмәтсезлек күрсәтелгән: патша аларны үз солдатлары ихтыярына тапшырган»

Михаил Худяков: "Очерки по истории Казанского ханства"​

Имамов язуынча, һәр урыс солдаты татар әсиренә хуҗа булган. Шәһәр коточкыч күренешкә ия булган: янгыннар, йортлар таланган, урамнар мәетләр белән тулы булган, бөтен җирдә кан аккан.

Казан алыну белән Казан ханлыгында яшәүче халыкның "рухы сындырылмаган", Явыз Иван китү белән мөстәкыйльлек өчен көрәш башланып китә, ди автор. 1553 ел башында Мишә елгасы буенда беренче баш күтәрүчеләр төркеме оеша, аны Җансәит һәм Сары-батыр җитәкли. Баш күтәрүчеләр кирмән сала, Зөядән җибәрелгән җәзалау гаскәрен тар-мар итә. Тагын да зуррак гаскәрне Мәмеш-Бирде җыя, ул баш күтәрүчеләрне Чулым кирмәнендә җыя. Монда Казан ханлыгын торгызу нияте була, хан булып Сөембикәнең кардәше Гали Әкрам чакырыла.

Боларны белгәч, 1553 елның җәендә Явыз Иван Казан ханлыгына яңа зур җәзалау төркемнәрен җибәрә, аларга бер максат куела: Казан ханлыгын тулысынча буйсындыру. Әлеге җәзалаучылар үз юлында очраган бөтен нәрсәне мәрхәмәтсез рәвештә юк иткән: авыллар яндырылган, милек тартып алынган, кешеләр әсирлеккә алынган. "Коты алынудан акылдан язган халык Канлы Иванга буйсынырга мәҗбүр булган", ди автор.

Тик баш күтәрүләр шуннан соң да дәвам итә. 1554-1556 елда зур бәрелешләр була, 1557 елда җирләр урыс кешеләренә таратыла башлый. 1572-1573 елларда да баш күтәрүләр кабына, алар да Мәскәүдән җибәрелгән гаскәр ярдәмендә бастырыла. Баш күтәрүләр шуннан соң да кабатлана, "халыкның ирек яратучан рухы сынмаган", дип яза Вахит Имамов.

3. XVI-XVII гасырларда баш күтәрүләр – татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт халыкларның уртак көрәше

XVII-XVIII гасырларда мөстәкыйльлек өчен көрәш Казан, Уфа, Оренбур губерналарында җәелгән булган, алар Иделдән Уралга кадәр бар җирләрне биләгән, ди Имамов. Татар-башкорт халкыннан тыш аларда еш кына чуаш, мордва, удмурт халыклары да катнашкан. Ләкин Мәскәү галимнәре әзерләгән китапларда бу баш күтәрүләрнең күбесендә бары тик башкорт халкы катнашкан дип күрсәтелә. Мондый аңлатма Мәскәү сәясәтчеләренә дә, Уфа галимнәренә дә уңай булган, ди ул.

Китаптан цитат

Совет дәреслекләреннән билгеле булганча, 1553 елда башкорт халкы урыс дәүләтенә "үз ихтыяры белән" кергән. Ләкин "башкорт халкы исеменнән" бары тик өч хыянәтченең баш июе турында берни әйтелми. Ләкин XVII-XVIII гасырлардагы мөстәкыйльлек көрәшен тулысынча башкортныкы гына булуы киң яктыртыла. Чөнки гасырлар буе Мәскәү җитәкчеләренең максаты бер булып калды: татар һәм башкорт халыклары арасында бәхәс булдыру һәм, ахыр нәтиҗәдә, әлеге ике тугандаш халыкны талаштыру.

Вахит Имамов, "Яшерелгән тарих".

Татар һәм башкорт халыклары еш кына бер-берсенә ярдәм итеп килгән, ди Имамов. Әсиргә төшү һәм христианлаштырудан качып, меңнәрчә кеше Чулман артына качып, башкортлар яшәгән җирләрдә урнашкан, татар авылларын салган, мәчет-мәдрәсәләр ачкан. Мондый шартларда ике халыкның табигый ассимиляциясе булган, ди ул. Җәзалау төркемнәренә дә татар-башкортлар бергә каршы чыккан.

4. Баш күтәрүләр басымы астында Русия патшалары көчләп чукындыру әмерен гамәлдән чыгарган

1681 елда көчләп чукындыру әмере чыга. Моңа җавап буларак, Казан, Минзәлә, Уфа, Кунгур һәм башка төбәкләрне колачлап алган зур түнтәрелеш башланды, аны феодал Сәит Ягъфәров җитәкләгән (аның турында башка мәгълүмат әлегә юк, ди Имамов). 1682 елның июнь башында баш күтәрүчеләр Русия гаскәре белән ачык бәрелешкә кергән. Баш күтәрүчеләр зур югалтулар кичерсә дә, җәзалаучылар отряды чигенергә мәҗбүр булган.

Ул вакытлар урыс тәхете өчен дә катлаулы булган. Федор патша вафат булган, тәхет варислары булып ике кеше игълан ителгән: 10 яшьлек Петр Алексеевич һәм аның авыру кардәше Иван. Чынбарлыкта хакимият өчен боярлар Думасы белән Софья көрәшкән.

Китаптан цитат

Баш күтәрүнең киң булуы һәм баш күтәрүчеләрнең уңышы үзәк хакимиятне нык борчыган. 8 июль көнне Петр һәм Иван патшалары исеменнән түнтәрелештә катнашучыларга махсус грамота юлланган. Хакимият 1681 елның 16 маенда көчләп чукындыру турында карарны гамәлдә чыгарган.

Вахит Имамов, "Яшерелгән тарих".

Әлеге грамота баш күтәрүчеләрне икегә аерган, аларның бер өлеше көрәштән туктаган, Сәит җитәкчелегендә калганнар көрәшне дәвам иткән. Мәскәүдән җибәрелгән төркем һәм казаклар ярдәмендә 1683 елда баш күтәрүчеләр тар-мар ителгән.

5. Русиянең татарларны көчләп чукындыру омтылышлары уңышлы булмаган

1719 елга кадәр Казан губернасында чукындырылган татарлар саны 13 мең 322 кеше булган, аннары соң 12 ел дәвамында бу санга нибары 2995 кеше өстәлгән. Патша хакимияте бу мәсьәләдә үзен көчсез хис итеп, 1738 елда Казанда "Яңа чукындыру комиссиясе" булдырган, Казанга архиепископ булып мәрхәмәтсез җәллад Лука Конашевич җибәрелгән.

Китаптан цитат

Малмыж вилаятенең Түнтәр авылы (хәзерге Татарстанның Балтач районы) мулласы Гали Сәйфуллин губерна администрациясе әмере белән барлык авыл халкы алында чишендерелгән (мулла булган килеш!) һәм чыбыклар белән кыйналган. Сәбәбе: берничә чукындырылмаган мордва игенчесен Ислам динен кабул итүгә өндәве.

Вахит Имамов, "Яшерелгән тарих".

Урыс миссионерлары никадәр тырышса да, татар халкы христианлыкка күчәргә ашыкмаган. 1741 елда миссионерлар 9159 кешене генә чукындыра алган, алар арасында татар-башкортлар нибары 143 кеше. Шуннан соң миссионерлар канлы һөҗүм тактикасына күчкән. Конашевич әмере белән Казанның Татар бистәсе шәһәрнең башка районнарыннан аерып алынган. Руханилар белән солдатлар бистәгә һөҗүм иткән, өй ишекләрен һәм тәрәзәләрен бәреп чыгарган, халыкны кыйнаган, кешеләрне бозлы суга куган, мәчет-мәдрәсәләрне юк иткән. Мондыйрак "тәре походлары" якындагы авылларга да оештырылган, ди Имамов.

Татар халкы моңа түзмичә баш күтәргән. Каюм Насыйри сүзләренчә, "Татар бистәсе һөҗүм итүчеләргә каршы агач күсәкләр белән каршы чыккан". 1742 елда Конашевич христиан семинариясен яндыра, бу эштә татарларны гаепли. Моның нәтиҗәсендә император Елизавета 1742 елда барлык мәчетләрне җимерү әмерен чыгара. Ике ел дәвамында Казан өязендә булган 536 мәчетнең 418е юк ителә.

Дәүләт сәясәтенә әверелгән көчләп чукындыру эзсез калмаган. XVIII гасырның уртасына "Яңа чукындыру конторасы" барлык диярлек чуаш, удмурт, мордваларны чукындыруга ирешкән. Ләкин җәзалау һәм мыскыллауга карамастан, татар халкы "намусын сатмаган", ди Имамов. 1762 елда губернада чукындырылган 269213 кеше арасында нибары 3670 кеше генә татар булган. Шулай итеп, татарларны көчләп чукындыру сәясәте уңышсыз булып чыккан, ди Вахит Имамов.

* * * *

Әлеге язмада Вахит Имамов китабыннан бары тик берничә кызыклы фикер китерелә. Китапта Батырша җитәкчелегендә баш күтәрүләр, лашманчылар һәм башка кызыклы тарихи фактлар да бар.

XS
SM
MD
LG