Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Путинны җирләү" чарасы өчен кулга алынган активист Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән


Кәрим Ямадаев
Кәрим Ямадаев

Кәрим Ямадаев "Путинны җирләү" чарасы өчен кулга алынуын Кеше хокуклары конвенциясенең 10нчы маддәсен боза дип саный.

Русия президенты Владимир Путинны "җирләү чарасын" оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алынган Кәрим Ямадаев Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Апология протеста" хәбәр итә.

Март аенда Чаллыдагы мәхкәмә Ямадаевны урам чарасы уздыру тәртибен кабат бозуда гаепле дип таныды. Моңа кадәр гыйнвар аенда аны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе адвокатның дәгъвасын кире какты. Яклау ягы фикеренчә, мәхкәмә чара уздыру тәртибен бозу турында маддәне куллана алмый, чөнки "Путинны җирләү" Русия кануннарына туры килердәй пикет түгел. Фикер белдерү өчен җаваплылыкка тарту Кеше хокуклары конвенциясенең 10нчы маддәсен бозу дип саный Ямадаев адвокатлары.

Сәяси репрессия корбаннарына "һәйкәл" урнаштырганы өчен кулга алынуына бәйле дә активист Страсубрг мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Шикаятьтә Кәрим Ямадеев эшендә Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары конвенциясенең берничә маддәсен бозган дип әйтелә. Аерым алганда, гадел мәхкәмә эшен гарантияләгән 6нчы маддә, канун нигезендә җәзалау дигән 7нче маддә, үз фикереңне ирекле белдерү хакын биргән 10нчы маддә бозылган, диелә шикаятьтә.

  • 10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды. "Путин ирекле интернетны күмде - Чаллы халкы Путинны җирләде", дип аңлатты бу чараны оештыручылар. Чараны оештыруда шикләнелүче 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаев тоткарланды. 12 мартта мәхкәмә булды. Ямадаев административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
XS
SM
MD
LG