Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Иран генералы Сөләймани үтерелгән


Касыйм Сөләймани
Касыйм Сөләймани

Американың Гыйрактагы хәрби базасына Иран тарафлы гаскәри төркемнәр һөҗүм иткәннән соң каршылык кискенләште.

Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы бүлекләренең берсен җитәкләгән генерал Касыйм Сөләймани Багдадның халыкара һава аланына һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелгән. Сөләймани чит дәүләтләр биләмәсендә махсус операцияләр оештыру өчен җаваплы булган. Генералның үлеме хакында Гыйрак телевидениесы хәбәр итте. Пентагон вәкиле хәрби операция башкарылганын, аның президент Дональд Трамп күрсәтмәсе белән уздырылганын раслады.

Сөләймани Ислам инкыйлабы сакчылары корпусында һәм Иран гаскәрендә иң абруйлы генералларның берсе була.

Багдад һава аланын утка тоту Гыйрактагы Иран тарафлы хәрби оешмаларның Америка хәрби ныгытмаларына һөҗүмнәренә җавап итеп башкарылган. 27 декабрьдә АКШ ныгытмасын утка тоту нәтиҗәсендә анда килешү нигезендә хезмәт итүче америкалы һәлак булган. Җавап итеп Америка Иран тарафлы хәрби оешмаларга һөҗүм иткән, 25 сугышчы үтерелгән. Бер көннән соң Американың Багдадтагы илчелегенә һөҗүм ясалган. Трамп Иранны Американың Гыйрактагы объектларына һөҗүм итүдә гаепли. АКШ Саклану министры Марк Эспер Иран яклы хәрби төркемнәрнең һөҗүмнәренә Америка ягыннан хәрби җавап биреләчәк дип белдерде.

Сөләймани үлеменә җавап итеп Якын Көнчыгышта Америка һәм Израиль ныгытмаларына Иран һәм Иран тарафлы төркемнәр һөҗүм итәр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG