Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 81 проценты хезмәт хакыннан кәнәгать түгел


Тикшерүдә катнашканнарның яртысыннан күбрәге керемнәре дәрәҗәсенең түбән булуын, акча иң кирәкле әйберләрне алырга гына җиткәнен әйткән.

Русия халкының 81 проценты үзенең хезмәт хакыннан кәнәгать түгел. Бары 19 проценты гына теләгән кадәр керем алуын әйткән. Бу мәгълүмат “Работа.ру” сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәсендә алынган.

Респондентларның 56 проценты керемен “түбән” дип бәяләгән, акчаның иң кирәкле әйберләргә генә җиткәнен әйткән. 42 проценты керемнәре дәрәҗәсен “уртача” дип бәяләгән һәм кыммәтлерәк әйберләр алырга мөмкинлекләре булмавын әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 2 проценты гына керемнәренең теләгән бар әйберне дә алырга җиткәнен белдергән.

Тикшеренү 2020 елның гыйнварында Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче яше 18 дән арткан 3000 кеше катнашында узган. 2019 елда шундый ук сораштыру вакытында 86 процент кешенең үз хезмәт хакыннан кәнәгать булмавы ачыкланган. Респондентларның 4 проценты гына керемнәреннән кәнәгать булуын әйткән, 10 проценты ни дип җавап бирергә белмәвен белдергән.

Элегрәк халык фикерен белешү нәтиҗәсендә ачыкланганча, русияләрнең өчтән бере илдә хезмәт хакы 50 мең cумнан ким булмаска тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG