Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия Думасына президент вәкаләтләренең бер өлешен тапшырырга тәкъдим итте


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин яңа Конституция кабул итү кирәк түгел, әмма үзгәрешләр кертергә вакыт диде. Аларны референдум ярдәмендә кертү тәкъдим ителә.

Федерация җыенына еллык юлламасы вакытында Русия президенты Владимир Путин илгә яңа Конституция кабул итү кирәк түгел дип санавын белдерде. Путин фикеренчә, гамәлдәге Конституциягә үзгәрешләр кертү дә җитә.

"1993 елгы Төп канунның потенциалы әле бетмәгән", диде Путин. Ләкин ул берничә төзәтмә кертеп, аларның барысына бергә тавыш бирергә тәкъдим итте.

Аерым алганда, Русия президенты Конституциягә түбәндәге төзәтмәләрне кертергә кирәк дип саный:

  • Русиядә илнең Төп кануны Халыкара хокуктан өстен булырга тиеш;
  • Русия Думасы хөкүмәт рәисе намзәтен расларга тиеш (шул ук вакытта президентның премьер-министрны отставкага җибәрү хокукы кала),
  • Думага вице-премьерлар һәм федераль министрлар намзәтләрен хуплау хокукы бирелә;
  • "Дәүләт иминлеге өчен аеруча мөһим вазифаларга" билгеләнүчеләр (министр, хөкемдар, төбәк җитәкчеләре) чит ил ватандашы булмаска, башка илләрдә яшәү хокукы алган булмаска тиеш;
  • Русия президентына намзәт Русиядә 25 елдан да ким яшәмәгән булырга, шулай ук чит ил ватандашы булмаска тиеш;
  • Федерация шурасы президентка федераль хөкемдарларны вазифаларыннан җибәрергә тәкъдим итә алачак;
  • Кайбер очракларда Федерация шурасы президент кушуы белән Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын эшеннән читләштерү хокукы алачак;
  • Куәт оешмалары җитәкчеләре Федерация шурасы белән килештергәннән соң президент тарафыннан билгеләп куелачак.

Моннан тыш, Путин Конституциядә хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиешлеген, пенсияләрне даими индексацияләп торуны теркәргә кирәк диде. Ул шулай ук губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү турында төзәтмәләрне Төп канунга кертүне тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG