Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Татарстан туграсы көнендә тантаналы чаралар уздыруны таләп итә


"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан мәдәният министрлыгыннан республика гербы көнен зурлап уздыруны таләп итә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан мәдәният министрлыгы республика туграсына багышлап зур күләмле чаралар уздырырга тиеш дип саный. Шундый таләп куеп, алар министрлыкка хат юллаган. Бу турыда активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"28 ел элек 7 февральдә Татарстанның канатлы барс төшерелгән рәсми туграсы кабул ителгән. Бу – республика тарихында истәлекле вакыйга. Бүген Татарстанның дәүләт символларын популярлаштыру бик мөһим, шул исәптән туграны да, чөнки ул милли үзаңны күтәрү, Татарстанның дәүләт символларына хөрмәт уяту, республика белән горурлык хисе тәрбияләүгә хезмәт итә", диелгән хатта.

"Азатлык" берлеге 10 ел дәвамында ел саен тугра көнен билгеләп уза, алар Казан урамнарында узгынчыларга герб төшерелгән кечкенә әләмнәр, магнит, түштамгалар өләшә. Шулай ук республика дәүләт туграсына багышлап кичәләр дә ясый. "Ләкин безнең герб көнен республика күләмендә уздыру мөмкинлеге юк", дип язган активистлар.

Алар шулай ук быел Татарстан АССР оешуга 100 ел, республиканың суверенитеты турында декларация кабул итүгә 30 ел тулуын да искәрткән. "Шулай булгач, ялгышны төзәтергә вакыт җитте, ел саен Татарстан туграсы көнен зурлап уздырыру зарур һәм моны матбугат чараларында актив яктыртырга кирәк", дип белдерә яшьләр берлеге вәкилләре.

XS
SM
MD
LG