Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт": "Безне экстремистлыкта гаепләрлек нигезләре юк"


"Башкорт" оешмасы тарафдарлары мәхкәмә бинасы янында
"Башкорт" оешмасы тарафдарлары мәхкәмә бинасы янында

7 гыйнвар Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә "Башкорт" оешмасын экстремистлыкта гаепләү эше кысасында алдан карау утырышы узды. Алдагы утырыш 21 февральгә билгеләнде.

Утырыш ике өлештә барды. "Башкорт" оешмасын экстремистлыкта гаепләгән республика прокуратурасының гаепләү документлары танышу өчен "Башкорт" оешмасына тапшырылмау сәбәпле, мәхкәмә тәнәфес игълан итте. Прокуратура шул вакыт эчендә документларның күчермәсен эшләтеп "Башкорт" оешмасына тапшырырга тиеш диелде. Ике сәгать тәнәфестән соң мәхкәмәнең алдан ясалган утырышы дәвам итте. Ул бик тиз тәмамланды. Утырышта "Башкорт" оешмасына 390 биттән торган прокуратураның гаепләү документлары тапшырылды һәм танышып чыгу өчен вакыт бирелде. Алдагы утырыш 21 февральгә билгеләнде.

"Башкорт" оешмасының адвокаты Станислав Селезнев Азатлыкка фикерләрен белдереп, әлегә эшләрнең канун кысасында баруын әйтте.

Станислав Селезнев
Станислав Селезнев

Алар хакимияткә каршы башкортча яңгыраган бар фикердә экстремистлык күрә

"Канун буенча танышу өчен ким дигәндә егерме көн вакыт бирелергә тиеш иде. Вакыт бирелде. Дөрес, танышу өчен ике сәгать вакыт биреп утырышны дәвам итү очрагы да мөмкин иде. Мәсәлән, Мәскәүдә андый хәлләр булды. Анда биш томны өйрәнү өчен ике тәүлек вакыт биргән очраклар да булды. Монда алай итмәделәр, минемчә, бу әлеге эшнең җәмәгатьчелекнең игътибарында булуына, күзәтеп торуларына бәйле. Монда да менә күпме кеше җыелган. Әлеге документларга күз төшергәннән соң прокуратураның "Башкорт" оешмасының демократик юл белән хакимиятне үзгәртергә кирәк дигән сүзләрен экстремистлык дип кабул иткәннәре аңлашылды. Тик моңа дәлил итеп китерелгән кешеләрнең берсе дә "Башкорт" оешмасы әгъзасы түгел. Алар хакимияткә каршы башкортча яңгыраган бар фикердә экстремистлык күрә", диде Станислав Селезнев.

"Башкорт" оешмасының рәсми теркәлүе гамәлдән чыгарылган очракта да эшчәнлеген дәвам итә ала бит дигән сорауга ул шулай дип җавап бирде:

"Әйе, оешмалар рәсми теркәлмәскә дә мөмкин. Русия һәм Европаның халыкара кануннары буенча иҗтимагый оешма рәсми теркәлми дә эшли һәм фикерләрен белдерә ала. "Башкорт" оешмасы сәхифәсе төркемендә бүген 50 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның теләсә кайсын рәсми теркәлмәгән оешма эшчәнлегендә катнаша дип җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр", диде "Башкорт" оешмасының адвокаты Станислав Селезнев.

"Башкорт" оешмасының рәисе Илнар Галин Азатлыкка үзләрен ни өчен гаепләүләрен аңламавын әйтте.

Илнар Галин
Илнар Галин

Безне экстремистлыкта гаепләрлек нигезләре юк. Уйлап чыгарып кына гаепләмәкчеләр

"Барыгыз да белүенчә, алдан карау утырышылары башланды. Ләкин безне мәхкәмәгә биргән прокуратураның документлар белән танышу мөмкинлеге тудырмаулары сәбәпле, документлар белән танышу өчен вакыт бирделәр. Ләкин безне экстремистлыкта гаепләрлек нигезләре юк. Уйлап чыгарып кына гаепләмәкчеләр. Әле үзебез дә ни өчен мәхкәмәгә бирүләрен аңламыйбыз. Прокуратураның ул документлары белән танышкач, мәхкәмә утырышлары барышында аңларбыз дип уйлыйм. Мәхкәмә безнең файдага карар чыгармаган очракта, без югарырак мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Чөнки безнең гаеп юк", диде "Башкорт" оешмасы рәисе Илнар Галин.

Әлеге утырышка интернет аша җәмәгатьчелек чакырылуга карамастан халык күп җыелмады. Дөрес, мәхкәмә утырышы узган кысан бүлмәгә санаулы гына кеше керә алды. Ике дистә тирәсе кеше коридорда басып торды. Халык күп булу сәбәпле, мәхкәмә бинасына сыймаганнар урамда да торыр дип фаразланган иде. Алай булып чыкмады. Утырыш барган бина каршында флешмоб узачак, башкорт яшьләре "Шәйморатов генерал" дигән җырны башкарачак дигән хәбәрләр дә чынга ашмады.

XS
SM
MD
LG