Accessibility links

Рамил Шәмсетдинов зыян күрүче буларак барган җинаять эшен мәхкәмә гомуми тәртиптә караячак 


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Чита гарнизон хәрби мәхкәмәсе утырышы барышында Шәмсетдинов һәм башка солдатларны җәберләүнең яңа очраклары ачыкланган. 

Узган елның көзендә Байкал артындагы хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов зыян күрүче буларак барган “бабайлык” турында җинаять эше гомуми тәртиптә каралачак. Бу турыда Чита гарнизон хәрби мәхкәмәсе утырышыннан соң Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев сөйләде.

“Мин бүгенге утырыштан кәнәгать, чөнки хөкемдар алга таба булачак тыңлауларны ачык рәвештә һәм гомуми тәртиптә уздырырга карар бирде. Минемчә, бу әлеге эшне объектив тикшерергә мөмкинлек бирәчәк” диде Тугушев Facebook-та.

МБХ-Медиа язуынча, бу эштә гаепләнүче булып барган Руслан Мухатов эшне аерым тәртиптә карауларын үтенгән булган, ләкин мәхкәмә бу үтенечне кире каккан. Утырышта Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә солдатларны җәберләүләрнең яңа очраклары да ачыкланган. 15 сентябрьдә Руслан Мухатов физик әзерлек дәресләре вакытында башка хезмәттәшләреннән, шул исәптән Шәмсетдиновтан да, өстенлеген күрсәтергә теләп, аларны турникта тартылырга мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә Муркин дигән солдат хәлен җуеп егылган. Моны күреп Мухатов аның маңгаена куелган кулларына боксер бияләе белән суккан.

Элегрәк Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов улы хезмәт иткән хәрби бүлектә солдатларны ни рәвешле җәберләгәннәре хакында сөйләгән иде. Ул җәберләү һәм мыскыл итүләрнең көн саен барганын, төнлә егетләрне видеокамера булмаган урыннарга – бәдрәф, коридорга алып чыгып кыйнауларын әйтте. Командирлар солдатларны йокламаска мәҗбүр иткән. “Кирәксә-кирәкмәсә әмер биреп торгызу, яңадан яткыру, химик саклану киемнәре киеп сикеререгә, йөгерергә мәҗбүр итү” дип сөйләде Сәлимҗан Шәмсетдинов.

  • Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
  • Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләгән иде.
  • Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды.
  • Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев яклый.
  • Руслан Нагыев сөйләгәнчә, Рамил Шәмсетдинов фаҗига алдыннан өч сәгать йокламаган, чөнки сугышчан кизүдә торган. Офицерлар аңа йокларга кушмаган һәм башы белән унитазга чумдыру белән янаган. Нәгыев әйткәнчә, Шәмсетдинов нәрсә эшләгәнен аңламаган, хәтта җинаять урыныннан качкан вакытта ничек итеп чәнечкеле тимерчыбык аша сикергәне дә аның исендә түгел.
  • Гыйнварда Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, фаҗигага китергән адымының сәбәпләрен аңлатты.

XS
SM
MD
LG