Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы карантин бозган өчен җәза кануны кабул итте


Карантинны бозу кешеләр үлеменә китергән очракта җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Русия думасы карантинны бозу һәм коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итте. Дума утырышы интернетта күрсәтелде.

Карантинны бозучыларга иң зур җәза – җиде елга ирегеннән мәхрүм итү. Мондый җәза карантин бозу аркасында кешеләр үлгән очракта бирелә. Үлемнәр булмаса, физик затка 700 000 сумга кадәр штраф, яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

Депутатлар шулай ук административ хокук бозулар хакында кодекска үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр нигезендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә карантин бозучыларга карата беркетмәләр язарга рөхсәт ителә. Карантин бозучыларга бер мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр штрафлар кертелә.

Коронавирус сәбәпле, Русинең барлык төбәкләрендә диярлек үзизоляция тәртибе кертелде.

XS
SM
MD
LG