Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткыннар аналары балаларына амнистия сорап Путинга мөрәҗәгать итте


Сәяси тоткыннар аналары Немцов йөрешендә, Мәскәү, 29 февраль
Сәяси тоткыннар аналары Немцов йөрешендә, Мәскәү, 29 февраль

Тоткыннарның туганнары сәяси эш фигурантларына карата амнистия игълан итүне таләп итә.

"Сәяси репрессияләргә каршы аналар берләшмәсе" Русия президентына мөрәҗәгать белән чыкты. Оешма сәяси эш фигурантларына карата амнистия игълан итүне таләп итә.

Бу турыда Азатлыкка мөрәҗәгать авторларының берсе, Хизб-ут Тәхрир эше нигезендә 25 елга хөкем ителгән Ренат Нурлыгаяновның (“Уфа егермелеге”) әнисе Миләүшә Нурлыгаянова хәбәр итте. “COVID-19 пандемиясе һәм аның таралу масштаблары фонында без якыннарыбызның сәламәтлеге турында борчылабыз, чөнки тикшерү изоляторларында һәм колонияләрдә вирус йоктырудан саклану бөтенләй гарантияләнмәгән: элементар санитария кагыйдәләрен үтәү мөмкин түгел, дарулар юк, саклану чаралары һәм квалификацияле белгечләр җитешми. Колонияләр һәм изоляторлар шыгрым тулган, кулга алынганнар һәм хөкем ителгәннәр начар җилләтелүче биналарда тотыла”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары фикеренчә, "тоткынлыкта иммунитет көчсезләнү, хроник авырулар барлыкка килүе яки булган авыруларның кискенләшүе сәбәпле, адекват медицина ярдәме һәм нормаль туклану булмау аркасында, тоткыннар - коронавируска карата аеруча көчсез катлам”.

“Безнең балалар уйдырма эшләр нигезендә кулга алынды яки тикшерү астында кала бирә, бөтен дөнья Русиядә хокук саклау оешмаларының хурлыклы эшләвен, газаплау барәбәренә күрсәтмәләр алуны, дәлилләрне фальсификацияләүне, актив позициясе булган яшьләрне законсыз эзәрлекләү схемаларын күрде, шуның өстенә хәзер безнең балаларыбыз һәм якыннарыбыз коронавирус пандемиясе чорында исән калу хокукыннан мәхрүм ителә. Аларга үлем хөкеме чыгарылган дияргә була, ә бит алар үлемгә хөкем ителмәгән һәм Русиядә әлегә үлем җәзасына мораторий гамәлдә кала бирә”, дип саный тоткын аналары.

Хатка 352 кеше кул куйган. Имза куючылар исемлегендә, Хизб-ут Тәхрир эше тоткыннарының аналарыннан тыш, Мәскәү эше, “Новое величие”, “Сеть”, Ростов эше, Шестун эше тоткыннарының аналары бар. Мөрәҗәгатькә инде бер елдан артык изоляторда утыручы МДУ аспиранты Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова да кул куйган.

Хатта президентның пандемия чорындагы мөрәҗәгатьләрендә тоткыннар хәленә игътибар ителмәве дә искә алына: “Без короновирус пандемиясе уңаеннан Русия ватандашларына мөрәҗәгатегезне игътибар белән күзәттек һәм иректән мәхрүм итү урыннарындагы ватандашларның куркынычсызлыгы һәм аларны яклау чаралары турында берни дә ишетмәдек, чөнки, күрәсең, мондый чаралар юк”, дип яза аналар.

“Улларыбыз һәм якыннарыбызның сүзләренә караганда, СИЗОда коронавируска каршы профилактика чаралары тиешле дәрәҗәдә күрсәтелми, бернинди дезинфекция үткәрелми, СИЗО һәм колония хезмәткәрләренә элементар саклану чаралары бирелми, арестантлар турында әйтеп тә торасы юк. Карантин турындагы барлык күрсәтмәләрдән бары тик туганнар белән очрашуны һәм әйбер тапшыруларны тыю гына башкарыла. Иректән мәхрүм итү урыннарында вирус күчерүче хезмәткәрләр булырга мөмкин. Бу систем эчендә вирус йоктыруның теләсә нинди очрагы - тоткыннарның да, хезмәткәрләрнең дә 100% йоктыруына китерәчәк”, дип кисәтә тоткын аналары,

Аналар кичекмәстән тоткыннарның иреген чикләү чараларын үзгәртүне һәм амнистия уздыруны таләп итә. Алар эпидемия вакытында төрмәләрдә фетнә туу куркынычы турында кисәтә, мисал итеп пандемия кагылган Италия, Таиланд, Колумбия һәм Иран төрмәләрендәге фетнәләрне искә төшерә: “Кеше хокуклары һәм ирекләре турындагы конвенциянең 2нче маддәсе нигезендә канун һәркемнең яшәү хокукын саклый. Русия Конституциясенең 41нче маддәсендә язылганча, һәркемнең сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукы бар. Шуңа күрә без, тиешле режимны үтәү өчен, улларыбызны кулга алу чараларын үзгәртүне таләп итәбез”

Мөрәҗәгать хаты Русия президентының электрон кабул итү бүлмәсенә җибәрелгән.

Бу пандемия вакытында амнистия таләп итүче беренче мөрәҗәгать түгел.

27 мартта Мәскәү Һелсинки төркеме "киң амнистия" таләп итүче петиция чыгарды. Анда Русия колонияләрендә коронавирус эпидемиясенең котылгысыз булуы турында әйтелә, шуңа күрә зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр кылган барлык кешеләрне иреккә җибәрергә тәкъдим ителә. Бу петицияне Кеше хокуклары шурасы әгъзалары Николай Сванидзе, Леонид Никитинский һәм Наталия Евдокимова да имзалады.

Бу уңайдан Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә ачык хат белән чыкты. Күзәтү комиссиясе рәисе Георгий Волков кул куйган хатта көч куллануда гаепләнүләре булмаган тоткыннарга сак астына алу чарасын үзгәртүнең зарурлыгы әйтелә

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия хакимиятеннән ярты миллион тоткынны коронавирустан саклау өчен ашыгыч чаралар күрүне таләп итте.

Бу елның март башында исә Русия думасы депутаты Сергей Шаргунов (КПРФ) Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә амнистия проектын тәкъдим иткән иде. Шаргунов 2019 елда Мәскәүдә җәйге урам протестларында катнашучыларның эшләрен туктатуны һәм бу протестлар белән бәйле рәвештә хөкем ителгән затларны җәзадан азат итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG