Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан адвокаты Омски көллиятенең хиҗапны тыюын канунсыз дип тануны таләп итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда яшәүче танылган адвокат Руслан Нәгыев Омски медицина көллиятендә укучы кыз исеменнән мәхкәмәгә шикаять юллаган.

Руслан Нәгыев көллиятнең Алина Нәүрүзовага мөселманча яулык бәйләп укырга йөрүне тыюын канунсыз дип тануны таләп итә.

Гыйнвар аенда Омски шәһәренең Киров район мәхкәмәсе 18 яшьлек Нәүрүзовага үзе укыган көллияттән 50 мең сум күләмендә рухи зыянны каплау турындагы таләбен канәгатьләндермәгән иде.

Адвокат шикаятендә әйтелгәнчә, укырга кергән көннән башлап Алинә яулыгын өчпочмаклап артка бәйләп, шул рәвешле чәчләрен каплап йөргән. Мондый баш киеме Русия сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителә. Ул вакытта Алинәгә бернинди дә шелтә белдерелмәгән. Ләкин 2018 елдан башлап көллият укытучылары кызның чәчләрен һәм муенын каплый торган яулык бәйләвенә каршы чыга башлаган, аңа берничә мәртәдә кисәтү ясап, хиҗабын салырга кушканнар. Алинәне чакырып, бу рәвешле баш киеме киеп укырга килергә ярамавын аңлатканар, уку йортының низамнамәсе моны тыя дип белдергәннәр.

Көллият җитәкчелеге уку йорты мөдиренең бу турыда фәрманы бар һәм укучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләре дә моны тыя дип белдергән. Бу кагыйдәләргә ярашлы, укучылар дәресләргә медицина хезмәткәренең тышкы кыяфәтенә туры килерлек итеп киенергә һәм эстетик яктан үртәләү хисе тудырмаска тиеш (шапшак чәчләр, чәчләрне артык ачык төсләргә буяу, кырынмыйча йөрү тыела), һәм шулай ук уку йортында кабул ителгән киемнән (медицина халаты) килергә тиешләр. Кагыйдәләр укучыларга көллият бинасында урам киеменнән һәм баш киемнәреннән йөрмәскә куша, бары медицина калфаклары (колпак) кияргә ярый.

Адвокат белдергәнчә, “эстетик яктан үртәлү” хисе тудыру уку йортының эчке кагыйдәләренә язып куелган, шул рәвешле, уку йорты җитәкчелегенең субъектив карашына бәйле булып чыга, ә җитәкчелекнең дөньяга карашы консерватив булырга һәм укучыларныкы белән туры киләскә мөмкин.

Нәгыев мәхкәмәнең көллиятнең эчке тәртипләрен һәм мөдирнең хиҗап киюне тыючы фәрманын канунсыз дип тануны таләп итә. Ә көллият бу кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә тиеш ди ул.

Адвокат белдергәнчә, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ГОСТ кагыйдәләре студентларга өчпочмаклы яулыклар (косынка) бәйләп йөрергә рөхсәт итә, шул исәптән ефәк яулыклар, калфаклар кияргә дә ярый. Ә көллият җитәкчелеге канунга каршы килеп бу исемлектән яулыкларны алып атып, калфакларны гына калдырган. Шул ук вакытта косынкалар да, яулыклар да калфаклар кебек үк яхшы саклану чарасы булып тора. Бүгенге көндә медицинада баш киемнәренең түбәндәге төрләре кулланыла: калфак, башлык, медицина косынкасы, бер мәртәбә киелә торган башлык һәм шлем, дип искәртә адвокат. Моннан тыш, ак косынка яки башны һәм муенны каплаучы дүртпочмаклы ак яулык 1867 елда Патша Русиясендә башланып киткән шәфкать туташлары хәрәкәтендә катнашучы хатын-кызларның медицина киемнәренең бер өлеше дә булып тора.

Бу хәрәкәт дөньяда һәм Русиядә хәзер дә яшәп килә. Алай гына да түгел, бу хәрәкәттәге шәфкать туташларының берсенә “Азап күрүче кешегә ярдәм иткән өчен” Нобель бүләге дә бирелде, дигән Нәгыев һәм сүзләренә дәлил буларак мәхкәмәгә язган шикаятенә 19 һәм 21 гасыр шәфкать туташларының фотосурәтләрен дә теркәгән.

Адвокат мөселманча бәйләнгән яулыкның медицина хезмәткәрен авырулардан (һәм киресенчә, авыруларны медицина хезмәткәреннән) яхшырак саклавын да әйтә. Яулык чәчләрне генә түгел, муенны да каплый. Бу хәзерге вакытта, коронавирус пандемиясе шартларында тагын да зуррак әһәмияткә ия, чөнки вирус һавага авыруның сулышы аша гына түгел, аның тән тиресендәге тир аша да йогарга мөмкин дип язган адвокат.

XS
SM
MD
LG