Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисендә үлгәннән соң коронавирус табылган


Башкортстанда үлгәннән соң коронавирус табылган әби – җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада республика клиник хастаханәсендә үлгән әбидә коронавирус табылуы турында хәбәр итте. Әлеге әби танылган татар җырчысы Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә Нургалиева булып чыкты. Бу хакта Азатлыкка җырчы үзе сөйләде.

“Әни якшәмбе көнне 5 апрельнең кичендә өзелде. Безгә хәбәр иттеләр. Коронавируска шик бар дидедәр, аннары бу диагноз расланды. Дүшәмбе көнне безгә аны табутта бирделәр, туган якка - Башкортстанның Әлшәй районы Әүрүз-Тамак авылына кайтып җирләдек. Зиратта бары тик 10 гына кеше иде, мин хәтта машинадан чыкмадым.

Соңгы тапкыр мин әни белән 12 көн элек күрештем. Аннары аны реанимациягә салдылар, аерым палатада иде ул. Әни 17 гыйнвардан бирле авырый, башта Раевка бистәсенең хастаханәсендә ятты, аннары Уфага алып киттеләр. Ничек эләктергән ул чирне – билгесез.

Мин соңгы тапкыр чит илгә узган елның августында бардым. Бүтән чыгып йөрмәдем. Әлеге вакытта хатыным, ике балам белән өйдәбез. Тест ясатуны сорадым”, дип әйтте ул Азатлыкка.

15,16, 17 мартта Әнвәр Нургалиев Уфада сольный концерт биргән. Instagram битенә караганда, ул хастаханәгә әнисенең хәлен белергә килеп йөргән.

Уфада Республика клиник хастаханәсендә яткан 80 яшьлек әбинең үлеме турында 7 апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Әби баш мие шешүеннән үлгән диелде, үлгәч кенә анда коронавирус ачыкланган.

Шушы хәлдән соң РКБ эчке карантинга ябылды.

XS
SM
MD
LG